Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Колаңгы янындагы “райком кыры”нда арпа чәчә башладылар

Районыбызның уңдырышлы иген басулары куәтле техника гөрелтесенә күмелде.

Игенче- механизаторларыбыз “Язгы көн – ел туйдыра” дигән халык мәкален истә тотып эшли. Апрель аеның җылы җилләре барлык басуларның бер вакытта өлгерүенә китерде. Хәзерге вакытта район хуҗалыкларының барысында да язгы кыр эшләре кайный. 18 апрельгә район буенча көзге культуралар – 5500, күпьеллыклар – 800 гектар мәйданда тукландырылган, күпьеллык үлән мәйданнары – 2000, туңга сөрелгән басулар – 6000 гектарда тырмаланган. 
Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров хәбәр иткәнчә, “Дубрава” агрофирмасы игенчеләре Колаңгы станциясе янындагы, халык телендә райком кыры дип йөртелүче басуда язгы культуралар чәчүгә кереште. 
Эш барышын төгәлрәк белешү өчен без агрофирманың баш агрономы Илнур Сәлахов белән элемтәгә чыктык. 
- Бүген безнең Колаңгы янындагы 200 гектар мәйданны биләгән басуда Николай Калгинның “МТЗ- 1221” такторына тагылган чәчү агрегаты арпа чәчүгә кереште. “МТЗ- 82” тракторында Владимир Лукоянов агрегатка чәчүлек, “КамАЗ” автомобилендә Ирек Нигьмәтҗанов минераль ашлама ташып тора, - диде ул. 
“Бөртек чәчсәң, сазга чәч”, - дигән борынгылар. Җирдә дым барында орлыкны җир куенына салып калуың хәерле. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X