Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кошманда илкүләм проект нигезендә балалар бакчасы төзелә

Кайбычта илкүләм проектларның үтәлешен контрольдә тотучы эшче төркем Кошман авылында “Демография” проекты нигезендә төзелүче балалар бакчасында булып кайтты.

Төзүчеләр кай арада өлгергәндер, мәктәп янында өр-яңа балалар бакчасы калкып та чыккан. Хәзер инде эчке эшләр генә калып бара. Бердәмроссия леләр– район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, партиянең Кайбычтагы башкаручы секретаре Рушания Лотфуллина, белгече Алинә Сираҗиеваны биредә прораб Айрат Яфизов, мәктәп директоры Фәнис Гыйниятуллин, балалар бакчасы мөдире Илһамия Сәлахова каршы алды. Башта яңа балалар бакчасы янында булачак уен мәйданчыгы урынын карадылар, аны төзекләндерү турында сөйләштеләр, ә бина эчендә агарту эшләре бара. 


–Кошманда төзелүче бу балалар бакчасы 50 урынга исәпләнгән һәм аның заказчысы – Татарстандагы баш инвестиция-төзелеш идарәсе. Бүгенге көнгә төзелеш эшләренең 80 проценттан артыгы төгәлләнде инде, объектны 1 августка өлгертергә тиешбез. Балалар бакчасы төзү 75 миллион сумга төшә, – диде Айрат Яфизов. – Монда балалар өчен уен, йокы бүлмәләре, иркен кухня, хезмәткәрләр, каравылчы өчен аерым бүлмә, санузел һәм башкалар булачак. 
Төзелеш белән танышканнан соң, мәктәптә укытучылар, ата-аналар катнашында гаммәви тыңлаулар узды. Анда Рәмис Хәялиев районда илкүләм проекты нигезендә төзелүче объектлар турында сөйләде. Кошман авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина бу балалар бакчасының авыл өчен бик кирәк булуы хакында әйтеп узды. Чөнки мәктәпкә урнашкан хәзерге балалар бакчасында урын җитәрлек түгел. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X