Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кошманның мәдәният хезмәткәрләре балаларга сюрприз ясады

Китапханәче Гөлия Сафиуллина белән мәдәният йорты методисты Ләйсән Гыйрфанова балалар өчен бәйрәм оештырды.

Кунакка Кыш бабайны да чакырдылар. Аның кайда яшәве, ничек туклануы турындагы кызыклы сорауларга җавап биргәннән соң, балалар бабакайга шигырьләрен сөйләп бирде. Кыш бабай аларның берсен дә бүләксез калдырмады. Чыршы тирәли бергәләп җырлап әйләнгәннән соң, уеннар үткәрелде. Аларда кечерәкләр дә, мәктәп балалары да теләп катнашты. Кышкы каникулның бер көне әнә шулай күңелле һәм файдалы узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кошманның мәдәният хезмәткәрләре балаларга сюрприз ясады