Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мәлкидә Җиңү көнен бәйрәм иттеләр

Мәлки авылында Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы митинг күпфункцияле үзәк каршында булды. Аңа кадәр мәктәп укучылары “Үлемсез полк” белән авыл урамнары аша үтте.

Бәйрәм тантанасын авыл җирлеге башлыгы Федор Поляков башлап җибәрде. Ул барлык авылдашларын Бөек Җиңү көне белән котлады. Мәлкилеләрне бәйрәм белән котларга “Гөбенә” агрофирмасы директоры Валерий Поляков, башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш, торак- коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов килгән иде. Фирдүс Әхмәтов район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның бәйрәм котлавын җиткерде, 7 класс укучысы Николай Рябчиковка өченче дәрәҗә “Яшь армиячеләр батырлыгы” күкрәк билгесен, Әфганстан җирендә интернациональ бурычын үтәгән Николай Козловка “Әфган даны” орденын, “Батырлык өчен” медален тапшырды. 
Авыл халкы алдында башта балалар бакчасы сабыйлары, аннан соң мәктәп укучылары концерт белән чыгыш ясадылар. Алар сугыш темасына шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев