Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Мөрәле авылында яшәүче озак еллар машина йөртүче булып эшләгән Ринат Хәсәнов район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды

Мөрәле авылындагы үрнәк гаилә башлыгы Ринат абый Хәсәновка әле шушы араларда гына, аз да түгел, күп тә түгел, 70 яшь тулды. Аның кебек матур тормыш юлы узган, хезмәт урынында мактаулы булып лаеклы ялга чыккан уңганнарга район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырыла. 

Озак еллар буена машина йөртүче булып эшләгән Ринат Хәсәновка әлеге кадерле хатны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова тапшырды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кул куйган хатта мондый юллар бар: «Хөрмәтле Ринат Сабир улы! Сезгә хезмәткә багышлаган һәр көнегез, эшләү дәверендә ирешкән уңышларыгыз һәм югары осталык дәрәҗәсе өчен зур рәхмәтемне белдерәм.Сезнең осталыгыгыз, үзегезнең көчегезгә ышануыгыз, бигрәк тә ирешкән нәтиҗәләрегез безне бүгенге көнгә кадәр сокландыра. Көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт булыгыз! Туар таңнарыгыз тыныч, гомерегез бәхетле булсын! Авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, озын гомер итүегезне телим, балаларыгызның, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын». 
«Кайбычагрохимсервис» җәмгыятендә 16 ел дәвамында «Камаз» шоферы булып эшләгән Ринат абый. Бу җәмгыятькә килгәнче, «Память Ильича» колхозында 32 ел машина йөрткән. Аның турында райондагы иң тәҗрибәле шоферларның берсе дисәк тә, һич арттыру булмас! 48 еллык шофер стажы бар аның! Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәп, бер генә рейсны да өзмәгән ул. Шуңа да хезмәте җитәкчелек тарафыннан тиешенчә бәяләнгән. Күпсанылы Мактау кәгазьләре, бүләкләре шул хакта сөйли. Ул чакта шушы оешма белән җитәкчелек иткән Фәргать Сибгатов белән бергә эшләгән елларын, хезмәттәшләрен сагынып искә ала ул. «Фәргать Хәлиловичның яхшылыгын, кешелеклелеген әйтеп аңлатырлык кына түгел», – ди ул, бергә эшләгән елларын искә алып. 
Ринат абый хәзер инде лаеклы ялда, өйдә мал, кош-корт асрап, туганнары, балалары белән йөрешеп, һәр туган көнгә сөенеп яшиләр. 
Бар җирләрендә тәртип булган, бер-берсен хөрмәт итеп яшүче Хәсәновлар гаиләсе белән танышып кайттык без бу көнне. Инде сентябрь уртасы булса да, керә-керешкә өстәлдәге берсеннән-берсе эре, кып-кызыл җиләкләргә игьтибар иттек. Чөнки җиләк вакыты бер генә, ә җиләкле җәйләр узып китте китте инде. «Бу яңа сортны әле күптән түгел генә үстерә башладык. Көз көне җиләкле чәй тагын да тәмлерәк икән. Балалар оныкларның сыйлануын күрү үзе бер күңелле, – диде Минегөл апа. 
Ринат абый белән Минегөл апаның бер-берсен яратып, хөрмәтләп яшәве әллә каян күренеп тора. Тагын ике елдан бергә тормыш корып яши башлауларына 50 ел тула икән, димәк, алтын туйлары да якынлашып килә. 
– Гомер юлын үкенмәслек итеп уздык, кеше көлдермәдек. Балалар тәрбияләү күбрәк Минөгөл апагыз җилкәсенә төште. Ул үзе балалар бакчасында эшләде. Ә шоферның эш сәгате чикләнмәгән аның, соң кайткан чаклар да күп булгандыр. Шулай аңлашып, бер – береңә юл куеп яшәгәндә генә гаилә тату була, – диде Ринат абый. 
Ә 70 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан, балалары, туганнары, тирә-күршеләрен кунакка чакырып, Коръән ашы уздырганнар. Биш балага гомер бүләк иткән алар, балдан татлы тугыз оныклары бар. Яшел Үзән шәһәрендәге оныклары Ильмир Россия Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итә. Аның Ватан сакчысы булуы белән горурланалар, исән-сау әйләнеп кайтуын телиләр. Алар үстергән ул-кызларның барысы да тормышта үзләренең лаеклы урынын тапкан. Төрлесе-төрле шәһәрдә яшәсәләр дә, туган йортка еш кайталар. 
– Авылда һәм тирә якта бик ихтирамга лаек кешеләр ул безнең әти-әниебез. Без дә алар кебек хезмәт яратып үсәргә тырыштык.Һәр ял саен алар янына кайтып, кулдан килгән кадәр булышырга тырышабыз, – диде Яшел Үзәндә яшәүче кызы Ралия. 
Хәсәновлар кебек уңган гаиләләр яңа кавышучылар өчен үрнәк алар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев