Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Олы Кайбыч мәдәният йортында вәгазь кичәсе үтте

Пәнҗешәмбе көнне Олы Кайбыч мәдәният йортында мөселман кардәшләребез өчен вәгазь кичәсе үткәрелде.

Анда Татарстан Республикасы Диния назәрәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, районның имам- мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин, Буа районының имам- мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов катнашты. Анда шулай ук, районыбызның күпчелек авылларының имамнары, авыллар халкы килгән иде. 
Җәлил хәзрәт Ходай тәгаләнең өч сөннәте: әхлак, өммәт һәм тынычлык турында вәгазь сөйләде, халыкның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин вакыт табып килеп, һәркемгә аңлаешлы итеп вәгазь сөйләгәне өчен Җәлил хәзрәткә район халкы исеменнән рәхмәтен җиткерде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев