Олы Кайбыч мәктәбе укучыларының чыгарылыш кичәсе узды
Олы Кайбыч мәктәбе укучылары чыгарылыш кичәсенә ел саен мәдәният йортына җыела.
Тантаналы кичәне укытучылары, ата -аналары белән үткәрәләр. Шатлыклы да, шул ук вакытта моңсу да булган бәйрәмне быел да сагынып сөйләрлек итеп оештырганнар иде. Альберт Рәхмәтуллин чыгарылышларны котларга район башлыгы сыйфатында гына түгел, әти буларак та килгән иде. Аның улы Салават быел унберенче классны тәмамлады.
-Сигез ел дәвамында район башлыгы буларак һәр елны чыгарылыш кичәләрендә катнашып, яшьләргә фатихамны бирәм. Быелгысы аеруча дулкынландыргыч булып истә калыр инде. Олы Кайбыч мәктәбе көчле мәктәпләрнең берсе һәм аның рейтингта беренче булырлыгы бар,- диде Альберт Илгизәрович. -Быел мәктәпне тәмамлаучы 104 укучының 14е аны медальгә бетерә, медалистларның тугызы шушы мәктәптән, бу үзе генә дә күп нәрсә турында сөйли. Барыгызның да тормышта үзегезнең лаеклы урыныгызны табуыгызны, үзегез теләгән уку йортларына керүегезне телим.Сезгә белем һәм тәрбия биргән укытучыларыгызга зур рәхмәт.
Альберт Рәхмәтуллин мәктәп директоры Рамилә Миңнуллинага, унберенчеләрнең класс җитәкчеләре Ләлә Гарәфетдинова белән Роза Насыйбуллинага купшы чәчәк бәйләмнәре тапшырды. Сәхнәгә аттестатлар алу өчен медалистларны, уку алдынгыларын ата-аналары белән бергә чакырдылар. Менә алар кемнәр: Фирүзә Мусина, Кадрия Бикчәнтәева, Диана Вишнякова, Алсу Сафина, Юлия Канашова, Адилә Гыйбадуллина, Артем Николаев, Илсинә Шакирова, Рәсим Ильясов.
Аерым фәннәрне яхшы үзләштерүче укучылар, спорт яратучы гаиләләрне дә хөрмәтләделәр. Мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин да җылы теләкләрен җиткерде, аның да кызы Айсылу чыгарылышлар арасында. Унберенчеләрнең беренче укытучылары Наилә Закирова белән Асия Шакирова тантананың кадерле кунаклары булдылар. Ата-аналар исеменнән Нина Вишнякова белән Алмаз Вәлиуллин чыгыш ясады. Алмаз теләкләрен җыр белән дә әйтеп бирде. Әйе, нәкъ җырдагыча, балаңны читкә чыгарып җибәрү күңелле дә, сагышлы да. Морза Бәрлебашыннан килеп укыган Данил Климаков исә июнь ахырларында Россия Кораллы Көчләре сафларына алына икән инде. Җырлар белән үрелеп барган очрашу кафеда, Җиңү паркында дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев