Олы Кайбыч мәктәбендә “Үсеш ноктасы” үзәге ачылды
Соңгы арада Россия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү кысаларында "Мәгариф" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру максатында Бөтенроссия марафоны илнең барлык төбәкләрендәге авыл мәктәбендә үтә.
26 сентябрьдә Олы Кайбыч урта мәктәбе базасында да гомумдәүләт проекты кысаларында “Үсеш ноктасы” санлы һәм гуманитар профильдәге мәгариф үзәген ачу тантанасы узды.
Әлеге тантанада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алия Биккулова катнашты.
Район башлыгы укучыларны, укытучыларны әлеге үзәк ачылу белән котлады, укуларында уңышлар теләде. Бу хакта тулырак газетаның киләсе саныннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев