Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Олы Кайбычта чаңгы базасы сафка басты

Олы Кайбычтагы Сабантуй паркы аша йөрүчеләр биредә санаулы көннәр эчендә калкып чыккан яңа бинага игътибар итми калмагандыр. «Күптән түгел генә республика программасы ярдәмендә төзелгән модульле чаңгы базасы ул, – дип хәбәр итте безгә район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов. – Әлеге база җиһазлары белән бергә алты миллион сумнан артыгракка төште».

Узган ел бу программа буенча республикада 11 модульле чаңгы базасы төзелгән. Кайбычлылар мөмкин кадәр күбрәк һәм елның теләсә кайсы вакытында спорт белән шөгыльләнсен өчен, район җитәкчелеге барысын да эшли. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару – безнең җирлектәге өстенлекле юнәлешләрнең берсе.

Чаңгы базасы төзү өчен Сабантуй паркын сайлаулары очраклы гына түгел. «Россиянең чаңгы юллары» ярышы һәм район масштабындагы башка спорт чаралары гел биредә уза. Аларда район халкы актив катнаша. Мондагы ике спорт мәйданчыгында укучылар иртә яздан соң көзгә кадәр мини-футбол һәм баскетбол уйный. Кышын физкультура дәресләрендә узган елны салынган махсус трассада чаңгы шуалар. Район җитәкчелеге парк территория¬сен төзекләндерү белән беренче елын гына шөгыльләнми. Иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы ярдәмендә биредә утыргычлар, матур брусчаткалы җәяүлеләр юлы, фонтаннар, яктырткычлар һәм чүп савытлары барлыкка килде. Быел үзәк мәйданга тулысынча төзекләндерү үткәрелде. Паркка килүчеләрнең иминлеге мәсьәләсен дә кайгырттылар: монда видеокамералар урнаштырылды. Төзүчеләр чаңгы базасының субайларын җәй көне үк каккан. Аннан соң электр һәм су үткәрелгән. Төзелеш фирмасы белгечләре октябрьдә кыска срокларда корылманы монтажлап та куйган.
– Спорт объекты файдалануга әзер, – диде Фирдүс Әхмәтов. – Ул аз мобильле категорияле гражданнар өчен дә җайлашкан. Анда душ кабиналары һәм санузеллы ике чишенү бүлмәсе, административ бүлмәләр урнашкан. Чаңгылар да шунда саклана.
Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Динар Гатауллин хәбәр иткәнчә, базага беренче партия чаңгылар кайткан инде. Спорт объекты олылар һәм балалар прокатка алсын өчен йөз комплект чаңгы белән тулыланачак.
Кайбычлыларның актив ялын оештыру, физкультура дәресләрен, төрле ярышлар үткәрү, ГТО нормаларын тапшыру өчен сафка баскан чаңгы базасын кышкы спорт сезоны башлангач ачарга җыеналар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X