Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Олы Подберезье авыл җирлегендә үзара салым программасын үтәүгә җитди карыйлар

Эшне Олы Подберезье авылындагы җәяүлеләр өчен кичүләрне ремонтлаудан башлаганнар.

Авыл җирлеге башлыгы вазифасын башкаручы Оксана Емельянова хәбәр иткәнчә, Олег Гаврилов белән Николай Туров ике күперне төзекләндерә. Алар иске такталарны яңаларына алыштыра һәм кичүләрнең култыксаларын буяу белән шөгыльләнә. Эшне сыйфатлы итеп башкаралар, чөнки бу юллардан авылдашлары йөри бит. Кече Подберезье авылындагы зират тирәсен дә төзекләндерү каралган. Тирәсен 120 метр озынлыктагы тимер сетка белән әйләндереп алачаклар. Аннан соң, җирлектәге биш авылда да юлларны карауга керешәчәкләр.
Үзара салым программасы шунысы белән яхшы, барлык эшләр дә авыл халкы үтенече буенча башкарыла. Алар биргән акчалар республика ярдәмендә дүрт тапкырга арттырыла. Үзара салым авыл халкына зур күләмле эшләрне башкарырга мөмкинлек бирә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев