Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Олы Тәрбитнең “Тәңкәләр” фольклор коллективы Мамадышта узган Питрауда чыгыш ясады. Аларга Мамадыш районы башлыгы диплом һәм Питрау статуэткасы тапшырды

Олы Тәрбит авылының “Тәңкәләр” фольклор коллективы Мамадыш районының Җөри авылындагы Тырлау аланында узган XX республикакүләм “Питрау” керәшен мәдәнияте фестивалендә катнашты. Бәйрәмдә халык бик күп иде, 60 меңнән артык кеше бар иде диделәр. Керәшеннәребез өчен горурланып, төрле милләт кешеләренең бердәм булып яшәүләренә шатланып кайттык. Чөнки Тырлау аланында төрле конфессия вәкилләре рәхәтләнеп күңел ачты.

Бәйрәмнең төп кунаклары - Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «Ак барс»,холдинг кампаниясе генераль директоры, ТР Керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы рәисе Иван Егорова, Иран, Төркия һәм башка илләрдән килгән кунакларны төрле төбәкләрдән килгән керәшен җыр-бию ансамбльләре җырлап каршы алды. Бәйрәм “Питрау” музее, “Әкият” балалар мәйданчыгы эшчәнлеге һәм ат чабышы белән башланды. Фестиваль кысаларында эстрада сәхнәсе, фольклор ишегалды, “Керәшен сыйлары”, “Җир-ана байлыклары мәйданы”, балалар, яшьләр мәйданы һәм “Димче почмагы” эшләде. “Керәшен чибәрләре” парады узды. Бәйрәмгә “Тәңкәләр” коллективы барлыгы 12 кеше барды. Гармунчыбыз, барлык бәйрәмнәрдә дә коллективыбызның бизәге булган Геннадий Султанов, җырчылар Галина Султанова, Вера Кисапова, Зоя Аввакумова, Глафира Мухина, Тамара Чартинова Тамара һәм үзем керәшеннәрнең күңел түреннән чыккан җырларын башкардык. Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов кулыннан диплом һәм Питрау статуэткасы алу барыбыз өчен дә зур шатлык булды. Безнең белән бергә укучы кызлар Татьяна Мамина, Элла Заказова, Казан консерваториясе студены Марина Тараканова һәм шулай ук студент кыз Инна Сулагаева җырлады. Без дүртенче булып чыгыш ясадык. Бу бик уңайлы булды, җырлаганнан соң, рәхәтләнеп бәйрәм карап, Мәскәүдән килгән артист Виктор Салтыковның концертын карадык. 

Инна Драндрова, Олы Тәрбит а

вылы китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев