Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Олы Тәрбиттә ярминкә бәйрәме уза

Бу атнада керәшен, рус, чуваш авылларында зур бәйрәм –Троица уза.

Якшәмбе көнне Олы Тәрбиттә Троица белән бергә ярминкә бәйрәме, авыл халкы телендә әйтсәк, җармука бәйрәме үтә. Бу авылда ярминкәләр элек Казан губернасы губернаторы фәрманы белән үткәрелә башлаган. Быел бу фәрман дөнья күрүгә 108 ел тула.
Чүти авыл җирлеге башлыгы Петр Тараканов әйтеп узганча, бәйрәм сәгать унда башланып китә.
– Бу көнне концерт, халык уеннары, сәүдә оештырыла. Мини- футбол ярышы да узачак, күрше Чувашиядән дә командалар килүе көтелә. Бәйрәмебезгә көтеп калабыз. Килегез, эшкә уңган, сүзгә оста керәшеннәребезнең гореф-гадәтләрен, җыр-биюгә осталыгын күреп китәрсез. Чүти авылында яшәүче мөселманнарның бәйрәмдә катнашмыйча калганы юк. Бәйрәмнәребез уртак уза безнең. Алга таба да барлык конфессия вәкилләре белән дус-тату яшәргә язсын, – диде Петр Петрович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X