Олы Подберезье авылында яшәүче тыл хезмәтчәнен юбилее белән мәктәп укучылары да котлады
Олы Подберезье авылы мәктәбендә укучыларга өлкәннәргә хөрмәт белән карарга кирәклеге турында гади сүзләр белән генә аңлатмыйлар, моның чынбарлыкта ничек булырга тиешлеген мисаллар белән күрсәтәләр. Авылның ярдәмгә мохтаҗ ялгыз яшәүче әби-бабайларына да бергәләп барып, йорт эшләрендә булышалар, мәктәпкә чакырып та хөрмәтлиләр. Әле шушы араларда гына 90 яшен тутырган тыл хезмәтчәне Анна...
Мәскәү Кремленнән Россия Президенты Владимир Путин имзасы куелган һәм сугыш чоры вакытында тылдагы, аннан соңгы чордагы намуслы хезмәте өчен рәхмәт сүзләре белән сугарылган котлау открыткасын тапшырганда да, яшь армиячеләр йөзендә авылдашлары Анна Васильевна белән горурлану хисләре ярылып ята иде. Илебез башкаласыннан еракта яшәүче гап-гади әбигә Президент үзе игътибар күрсәтсен ди әле! Хатны да почта тартмасына гына салып китмәгәннәр. Кадерле хатны һәм аңа өстәп район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның бүләген тантаналы төстә тапшырырга башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов килгән иде. Олы Подберезье авыл җирлеге башлыгы Федор Чекмарев, җирлекнең ветераннар Советы рәисе Екатерина Елисеева да авылның хөрмәтле кешесенә җылы котлау сүзләрен ирештерде, бүләкләде.
- Яшьлек еллары Бөек Ватан сугышы елларына туры килгән, Җиңү көнен якынайту өчен ару-талуны белми эшләгән тыл хезмәтчәннәренең берсе сез, Анна Васильевна. Сезнең буынга тормышның ачысын да, төчесен дә татырга, сугыш михнәтләрен күрергә туры килгән. Алдагы көннәрегездә озын гомер, ныклы сәламәтлек, балаларыгыз, оныкларыгызны куандырып, озак яшәвегезне телим, - диде Фирдүс Әхмәтов.
Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 14 яшь тә тулмаган була әле. Ул гаиләдә иң олысы, аннан кала тагын өч энесе бар. Авылдагы балаларның рәхәтләнеп уйнар чаклары бит, дип аларны берәү дә кызганмый, иген игәргә дә, башка авыр эшләргә дә йөртәләр. Әтиләре - балта остасы, әниләре атлар өчен сбруйлар ясый торган урында эшләгән. Анна Васильевнаның яшьлек еллары, 1949 елда Бөек Ватан сугышы ветераны, авылдашы Петр Чинков белән гаилә коруы, аның санитар ротада хезмәт итүе, сугыш кырыннан 60 солдат һәм офицерны алып чыгып, госпитальгә озатуы, яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен "Кызыл йолдыз" ордены, "Батырлык өчен", "Сугышчан казанышлары өчен" медальләре белән бүләкләнүе, энесенең сугыштан соң Кытайда хәрби хезмәттә булуы турында сөйләгәннәрен дә яшь армиячеләр кызыксынып тыңлады. Әнә шул елларның тере шаһиты булган юбиляр әби яшьләргә патриотизм темасына үзенә күрә ачык дәрес үткәрде. Хәзер ире турында сагынып сөйләргә генә калган инде, озак еллар буена колхозда эшләгән Петры 24 ел элек вафат булган. Улы Евгений белән гомер итә ул хәзер. Икенче улы Александр, кызы Вера Волжск шәһәрендә яши. Архангельск шәһәрендәге кызы Валентина, лаеклы ялга чыккач, туган авылына кайткан.
Анна Васильевнага хезмәт кенәгәсе 1945 елда ачылган, 1993 елга кадәр хезмәт куйган. Авыл кибетендә сатучы булып эшләп, лаеклы ялга чыккан.
- Без мәктәптә укып йөргән сугыштан соңгы чорда Анна Васильевна мәктәп буфетында эшли иде. Зәмһәрир суыкларда класслар да бик салкын була иде. Буфетта һәрвакыт кайнар чәй бар. Шул чәйне эчкәч, тәнгә җылы кереп китә иде. Аның бик матур җырлавын да яхшы беләм. Гармунчы Анатолий Ветлугин җитәкчелегендәге "Березка" вокал ансамблен оештыручыларның берсе ул. Ансамбльдә җырлаучы хатын-кызлар төрле һөнәр ияләре иде. Өйләрендә дә эшләре күп булгандыр, шулай да ансамбльне берсе дә ташламады. 2018 елда "Березка" ансамбленең 50 еллык юбилее булачак. Аны бергәләп үткәрергә язсын, - диде Екатерина Елисеева.
Анна әбинең улы Евгений Петрович та әнисе алдында гомер буе бурычлы булуларын әйтте.
- Безне хезмәт сөючән, олыларны - олы, кечеләрне - кече итеп хөрмәтләргә өйрәттеләр, дөрес тәрбия бирделәр, рәхмәт аларга. Һәркайсыбыз тормышта үз урынын тапты. Әниебезнең хәтере яхшы, үз-үзен йөртә әле. Аның 90 яшькә җитүенең сере гел хәрәкәттә, хезмәттә булуында, - диде ул.
- Ходай биргән гомерне заяга үткәрмәдек, үзебездән соң балаларыбыз, онык-оныкчыкларыбыз кала. Аларның матур, мул, тыныч тормышта яшәүләренә куанам. Юбилеем белән котлаган илебез, район җитәкчеләренә, бирегә килеп шатлыгымны уртаклашучыларның барысына да олы рәхмәтемне җиткерәм, - диде Анна Васильевна, безне озатканда.
Мингазиз Сөнгатуллин,
автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев