Кайбыч районының Олы Урсак авылында чын мәгънәсендә спорт бәйрәме булды. Биредә мәктәп укучылары командалары катнашында шушы авылда туып үскән, озак еллар колхоз рәисе булып эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераны, авылны үстерү өчен зур эшләр башкарган Габделхәй Зиннәтуллин истәлегенә чираттагы ярыш үтте.
Ярышта катнашучыларны сәламләп район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров чыгыш ясады, барлык командаларга уңышлар, исәнлек-саулык теләде.
Габделхәй Зиннәтуллин истәлегенә багышланган бәйге 2004 елгы һәм аннан да яшьрәк укучылар арасында барды. Бәйге барышында барлык спортчылар кайнар чәй, тәмле коймак белән сыйланды. Кайбыч икмәк пешерү комбинаты ипи, камыр ризыклары, шашлык белән сату итте. Яшырта һәр командадан 3 кыз, өч малай катнашты. Нәтиҗәдә Борындык командасы җиңүгә иреште. Олы Подберезье һәм Олы Урсак мәктәпләре командалары икенче-өченче урыннарда.
Ярышны оештыручылар - Габделхәй аганың улы Габбас һәм оныгы Марат җиңүче һәм призлы урыннарны яулаучы командаларга мактау кәгазьләре, медальләр, акчалата бүләк әзерләгән. Бу яшырта катнашкан бер команда да, аларның тренерлары да бүләксез калмады.
Нет комментариев