Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин фермаларда кышлату барышы белән танышты

Районыбыз хуҗалыкларында шулай ук, крестьян фермер хуҗалыкларында малларны кышлату алып барыла.

Яңа ел каникулларыннан соң, төгәлрәге 9 гыйнварда, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин фермер Рафаэль Фәсахов, “Туган як Агро” хуҗалыгында, “Гөбенә агрофирмасының Хуҗа Хәсән бүлегендә һәм Турминскийда фермер Андрей Ермолаев фермаларында булды. Әлеге хуҗалыкларда ул малларны кышлату, эш барышы, продукция җитештерүнең торышы белән танышты. Рафаэль Фәсахов фермасында бүгенге көндә атлар, таналар, сарыклар асрала. Бинаның өченче катында урнашкан теплицада яшел кыяк өчен суган утырта башлаганнар. Рафаэль Фәсахов әйтүенчә, икенче катта гөмбә үстерү буенча эш алып барылачак.
“Туган як -Агро” хуҗалыгында элек аяныч хәлдә булган ферма бинасына капиталь ремонт ясаганнар. Биредә лейкозлы сыерлардан тулысынча арынганнар. Хәзерге вакытта хуҗалыкта 57 баш савым сыеры, таналар, бозаулар бар. Савым сыерларыннан көнгә 850- 1024 әр килограмм сөт савалар. Якын киләчәктә сыерларның баш санын 100гә җиткерергә уйлыйлар.
“Гөбенә агрофирмасының Хуҗа Хәсән бүлегендә хәзерге вакытта 1560 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шуларның 400е савым сыерлары, аларны 8 савымчы сава. Агрофирма буенча бер көнгә16 мең 700 килограмм сөт савыла.
Андрей Ермолаев фермасында 77 баш мөгезле эре терлек бар. Шуларның 48е- савым сыерлары. Бер көнгә барлыгы 350 килограмм сөт савыла. Биредә бер савымчы, ике терлекче эшли. Фермер киләчәктә малларның баш санын 100гә җиткерергә уйлый.
Бу хакта тулырак газетаның киләсе санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X