Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Район башлыгы олимпиадалар җиңүчеләре белән очрашты

Узган атнада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин республика буенча фән олимпиадалары җиңүчеләре, призерлары һәм аларның укытучылары белән үз кабинетында очрашты.

– Минем белән очрашуга районыбызның алтын фонды вәкилләре – иң яхшы укытучылар һәм аларның укучылары килде, – диде ул. – Мондый очрашу мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин инициативасы белән беренче тапкыр гына үткәрелә. Киләчәктә ул күркәм традициягә әйләнер дип уйлыйм.Укучыларыбыз талантлы педагоглары ярдәмендә уңышларга ирешсен өчен бездә бөтен шартлар да тудырылган. Алга таба да укучылар-ның республикада үткәрелүче төрле олимпиадаларның җинүчеләре һәм при-зерлары булуларын, киләчәктә үз һөнәрләренең осталары итеп күрергә те-лим. Кайбыч мәктәпләрен тәмамлаган укучыларны эш урыннарына көтеп алсыннар. Безнең үткән елларда да олимпиадаларда җиңүчеләребез булды, ләкин хәзерге кебек, без теләгәнчә күп түгел иде. Быел бу өлкәдә алга китеш булуы куандыра. 
Альберт Рәхмәтуллин чыгышын укучылар зур игътибар һәм дулкынлану белән тыңлады. Сүз дә юк, район башлыгы дәрәҗәсендә кабул ителүгә ирешү – барысы өчен дә зур дәрәҗә. Әлеге истәлекле көн алар хәтерендә озак сакланыр, бу очрашу яңа уңыш-казанышларга старт булып торыр. Бу көнне район башлыгы республика олимпиадалары җиңүчеләре:
 
Федоровское мәктәбенең 11 класс укучысы Алинә Фәхриевага, Олы Кайбыч мәктәбенең 8 класс укучысы Аделия Садыйковага, шулай ук призерлар: Федоровское мәктәбенең 11 класс укучысы Булат Хуҗинга, Олы Кайбыч мәктәбенең 10 класс укучысы Гөлчәчәк Газыймҗановага, 11 класс укучысы Артем Никола-евка, Иске Чәчкаб мәктәбенең 8 класс укучысы Баязит Хәсәновка сертификатлар тапшырды. Фән олимпиадалары җиңүчеләрен, призерларын әзерләгән укытучылар – Олы Кайбыч мәктәбенең инглиз теле укытучысы Рамилә Миңнуллина, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Хәмидуллина, Федоровское мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлия Камали-ева, Иске Чәчкаб мәктәбенең физика укытучысы Айдар Хәсәнов та сертифи-катлар белән бүләкләнде. 
Бу очрашуга әле күптән түгел генә гаилә корган укытучылар Алсу һәм Игорь Шиховлар да чакырылган иде. Район башлыгы аларга гаилә бәхете теләде һәм истәлекле бүләген тапшырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X