Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Республика көнендә Кайбычта ат чабышы узды

30 августта Татарстан халкы, шул исәптән кайбычлылар да, Республика көнен билгеләп үтте. Узган еллардагы традиция буенча, бәйрәм тантанасы атлар чабышыннан башланды. Халкыбыз тормышы борынгыдан ук атлар белән бәйле. Элекеге бабаларыбыз гореф- гадәтләрен саклап, хәзер дә күпләр шәхси хуҗалыгында ат асрый.

Бу көнне бәйгедә 15 ат җитезлектә үзара көч сынашты. Бәйгене Илсур Зиядиев җитәкчелегендәге район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре оештырды. Ярыш өч заездга бүлеп үткәрелде. Беренче заездда алты ат старт сызыгына басты. Нәтиҗәдә, Кошман авылыннан Динар Хәмидуллан, Олы Урсактан Илһам Кәримов, Бәрлебашыннан Данис Әскәров, беренче- өченче урыннарны яулап, финалга үттеләр. Икенче заездда да алты ат ярышты. Алар арасыннан Бәрлебашыннан Ирек Фәхриев финиш сызыгын - беренче, Тәтеш районыннан Әлфис Җәләлиев - икенче, Кыр Буасыннан Артем Лебедев өченче булып үтте һәм финалда чыгыш ясау хокукына ия булдылар. Өченче заездда өч нәселле ат катнашты. Яшел Үзән районының Танай авылыннан Динар Габсаттаров барыннан да җитезрәк булды. Тәтештән Илназ Җәләлиев – икенче, Олы Кайбычтан Рәдиф Зиннәтҗанов - өченче урында. 
Финал ярышлары иң мавыктыргыч мизгелләр булгандыр, мөгаен. Алты ат арасыннан көндәшләрен шактый артта калдырып, Данис Әскәров иярләгән ат финишка беренче булып килде. Илһам Кәримов белән Динар Хәмидуллин икенче- өченче урыннарны бүлеште. 
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җиңүчеләргә һәм призлы урыннарга чыгучыларга акчалата бүләкләр тапшырды. Ярышта катнашучыларның барысына да кызыксындыру призлары әзерләнгән иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X