Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов кайбычлыларны кабул итте

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы яки Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларына сорау бирәсегез киләме? Моның бер кыенлыгы да юк. Депутатлар белән очрашу өчен Мәскәүгә чыгып китәргә дә, Казанга барырга да кирәкми. Безгә, Кайбычка да еш килә алар. Халык ышанычлыларының кайбычлыларны кабул итүе традициягә әверелде. РФ Дәүләт Думасы депутатлары Илдар Гыйльметдинов, Ирек...

Айрат Фәррахов "Бердәм Россия" партиясенең Кайбычтагы җирле җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә кайбычлыларны тыңлады. Халыкны кабул итәр алдыннан ул район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән очрашты. Алар Кайбычның социаль-икътисади үсеше турында фикер алышты. Депутатка сорау-үтенечләрен җиткерергә биш кеше килде. Үтенечләре медицинага, спортка һәм транспорт хезмәте күрсәтүгә бәйле иде.
Айрат Фәррахов, респуб­ликабызның сәламәтлек сак­лау өлкәсендә күп еллар хезмәт куйган кеше буларак,авыл табиб­ларының проблемаларын яхшы белә. Шуңа күрә район үзәк сыр­хауханәсе баш табибы Гөлнара Сафиуллина (рәсемдә) белән сөйләшү барышында медицина учреждениесенең матди-техник хәле, кадрлар белән тәэмин ителеше һәм хезмәт хаклары белән кызыксынды. Баш табиб акушер-гинекология профиленә караган пациентлар өчен ашыгыч ярдәм машинасы бүлеп бирү мәсьәләсе белән мөрәҗәгать итте.
Мөрәле мәктәбенең физкультура укытучысы, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Фрат Җиһаншин да килгән иде очрашуга. Ул үзенең кул астында шөгыльләнүчеләр - Бөтенроссия ярышларында һәм турнирларында катнашучы һәм җиңүче балалар өчен тимераякта йөгерү юлы булдыру турында хыяллана. Мөрәленең яшь спортчысы Асия Мадаминова, Федоровскоедан Карина Җиһаншина һәм башкаларның Коломна, Түбән Новгород, Яңа Чабаксар шәһәрләрендә яулаган җиңүләре турында районыбыздан читтә яшәүчеләр дә белә. Тимераякта йөгерүчеләрне безнең республикада да, башка өлкәләрдә дә таныйлар һәм алар турында язалар. Бу хакта Айрат Фәррахов та белә, шуңа күрә ул Фрат Җиһаншинны күптәнге дусты кебек кабул итте. Авыл җирлегендә яшәп, шулай ныклап бу спорт төре белән шөгыльләнүчеләр мактауга лаек. Тренерның гозерен тыңлаганнан соң, Айрат Зәкиевич тимераякта йөгерүчеләрнең уңышлары турында презентация ясарга тәкъдим итте. Колаңгы тимер юл станциясендә яшәүче Илсөяр Сибгатуллина шул җирлектә яшәүчеләр исеменнән Казан-Буа шәһәр яны поезды хәрәкәтен кабат ачуларын сорады. Айрат Фәррахов барлык сорауларны да игътибар белән тыңлады, алар буенча аңлатма бирде, чишелешен шәхси контроленә алды.
Фирәдә Сайранова,
автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов кайбычлыларны кабул итте