Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Россия Спорт министрлыгы кубогы –Борындык бадминтончыларында

28-31 мартта Саратовта илебезнең иң көчле бадминтончылары катнашында узган Бөтенроссия ярышында Борындык мәктәбе командасы беренче урынны яулап кайтты. Россия Спорт министрлыгы кубогы алар кулында!

 Көндәшләре кемнәр диген әле! Мәскәү, Приморье, Ставрополь, Ульяновский, Әстерхан, Смоленский, Саратов өлкәләреннән килгән бадминтончы яшьтәшләре дә, борындыклылар ке-бек, төрле югарылыктагы ярышларда җиңү яулаучылар. Кайбыч кына түгел, Татарстан данын яклап чыгыш ясарга туры килә безнекеләргә. Шушы ярышка сайлап алу турында меңнән артык укучы катнашуы да күп нәрсә турында сөйли. Ярышны Россия Спорт министрлыгы, Бөтен-россия мәктәп спорты федерация¬се, Россиядә бадминтон буенча милли федерациясе Саратов өлкәсенең Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы, өлкәнең бадминтон федерациясе белән берлектә уздырган. Спортка әзер-лек буенча төбәк үзәгендә үткән бәйгенең максаты – укучыларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү, аларны спортка тарту. 

Ярыш нәтиҗәләре белән якыннанрак танышу максатында бадминтон ко-мандасы тренеры Хәмзә Юнысов һәм яшь спортчылар белән очраштык. 
– Әлеге Бөтенроссия ярыш¬лары сигезенче тапкыр үткәрелде. Ул үз төбәкләрендә җиңү яулаган командалар катнашында уза. 2 мартта Казанда ТР Бадминтон федерациясе үткәргән сайлап алу ярышларында чыгыш яса-дык. Анда республикабыз шәһәр-районнарыннан 18 команда килгән иде. Ярыш шартлары буенча бер мәктәптән 2004-2007 елгы өч кыз, өч егет кат-нашырга тиеш. Без анда Гүзәл Хәйруллина, Диана Гобәйдуллина, Алсу һәм Алмаз Шиһаповлар, Рияз Гыймадиев, Илдан Тимергалиев кебек иң көчле бадминтончыларыбызны алып бардык. Һәм ялгышмадык. Саратовта Бөтен-россия ярышларында катнашу хокукын алдык, – диде Хәмзә Бәширович. 
Саратовка автобуста 12 сәгать баралар, иртәнге сәгать дүрттә барып җитәләр. Спортчыларны каршы алган волонтерлар кунакханәгә урнаштыра. Шәһәрләрдән килгән командалар көчле булса да, безнекеләр дә сыната тор-ганнардан түгел. Франциягә кадәр барып, Россия данын яклап кайт¬кан Бо-рындыкның җитез егет-кызлары бит әле алар! Беренче уенда ук Саратов, икенчесендә Владивосток командасын, өченчесендә ульяновскийлыларны 5:0 исәбенә җиңәләр. Мәскәүдәге яшьтәшләренең генә бирешәсе килми, уенчыла-ры, чыннан да, көчле. Әмма безнекеләрнең җиңү теләге тагын да көчлерәк булып чыга шул, аларны 4:1 исәбенә җиңәләр. Вязьма командасын да 4:1 исәбенә оталар. Владивосток һәм Мәскәү командалары очрашуы мәскәүлеләр файдасына 3:2 исәбенә төгәлләнә. Ниһаять, финал! Җиңү кем ягында булыр? “Зөя”дәме, әллә Мәскәүнең «Бадминтоник» командасындамы? Безнекеләрнең воланнары бер дә читкә очмый, көндәшләрен 5:0 исәбенә җиңәләр! Әнә шулай итеп, Борындык бадминтончылары командасы Россия күләмендә беренче урынны яулый. Алда әйтелгәнчә, алар Россия Спорт ми-нистрлыгы кубогы, ярыш символы – “Зирәк ябалак” истәлекле призы, ме-дальләр белән бүләкләнә. 
– Саратовтагы җиңү безгә гүя канатлар куйды. Бадминтон белән еллар дәвамында тырышып шөгыльләнүебезнең матур нәтиҗәсе бу. Уен барышын-да каушап, югалып калмаска кирәк. Бу ярышта Мәскәү командасы белән уйнау авыррак булды, чөнки алар бик көчле иде. Безне шул дәрәҗәдә уйнар-лык итеп тәрбияләгән Хәмзә абыйга рәхмәтебез зур, – диде укучылар. 
«Франциядәге чемпионатта авыр булдымы, әллә Саратовтамы?» – дип со-рыйм укучылардан. «Франциядә!» – дип бертавыштан диярлек җавап бирделәр алар. Чөнки ул вакытта бишенче класста гына укыйлар иде, тәҗрибәләре дә азрак булган. Шулай да, Европа чемпионатыннан бишенче урын алып кайттылар. 
Саратовтан кайткач, 4-7 апрельдә ТР буенча бадминтон ярышында да 24 команда катнашында узган бәйгедә Борындык һәм Федоровское мәктәпләре укучыларының җыелма командасы өченче урынга чыга һәм дүрт кубокка лаек була. 
Җәйге каникуллар вакытында бадминтон буенча Дөнья, Европа чемпио-натлары спартакиадасы булачак. Безнекеләр шунда барырга җыена. 

«Проба пера» проекты Россия мәктәпләрендә белем алучы мөмкин кадәр күбрәк укучыларны бадминтон белән шөгыльләнүгә тартуга юнәлдерелгән. “Демография” илкүләм проектының “Спорт – тормыш нормасы” федераль проекты нигезендә тормышка ашырыла. 
Хәмзә Юнысов укучыларны балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе оештырган бадминтон түгәрәгендә осталыкка өйрәтә. Укучылар анда бушлай шөгыльләнә. “Зөя” командасы ел саен үр арты үрләр яулый. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X