Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Салтыйганда яшәүче Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторының 36 еллык хезмәт стажы бар

Авыл хуҗалыгы тармагындагы озак еллар дәвам иткән нәтиҗәле хезмәте өчен быел Хәмзә Мохтаровка “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы” дигән мактаулы исем бирелде.

Җир кешесе –читкә бәхет эзләп, кендек каны тамган туган җирен ташлап китмичә, гомер- гомергә иген игеп, мал асрап көн күргән ата-бабалары эшен дәвам иткән кеше ул. “Дубрава” җәмгыя­тенең икенче филиалындагы Багай бүлегендә 36 ел дәвамында җир эшкәрткән, иген иккән, терлек азыгы хәзерләгән Хәмзә Хәбибулла улы Мохтаров та шундыйларның берсе. Атказанган механизатор исеме юкка гына бирелмәгән аңа. 
Салтыйган авылында колхозчылар Флера һәм Хәбибулла Мохтаровларның алты балалы гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килгән ул. Әтиләре гомере буе колхозда терлекчелек тармагында хезмәт куйган, әниләре төрле эшкә йөргән. Хәмзә мәктәп яшеннән үк техникага тартыла, механизатор булып эшләгән әтиләре янында кайнашкан малайларга кызыгып карый. Мәктәптә өлкән классларда укыганда язгы чәчү вакытында класс­таш егетләре белән бергә колхозга ярдәм итә. Шуңа да, урта мәктәпне тәмамлагач, 1980 елда Апастагы һөнәр училищесына тракторчы- машинист һөнәрен үзләштерергә бара. Аны тәмамлагач, 1981 елдан “Путь к коммунизму” колхозында “ДТ- 75” тракторында механизатор булып эшли башлый. 
Һәр ир-егет Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә тиеш. Хәмзә Мохтаровны да 1982 елның апрель аенда хәрби хезмәткә чакыралар. 
– Армия – тормыш мәктәбе, диләр бит. Хәрби хезмәткә чакыру алгач, бик теләп армиягә киттем. Мин Германиядә артиллерия гас­кәрләрендә хезмәт иттем. Анда үземә яңа дуслар таптым, күп нәрсәгә өйрәндем. Хәрби хезмәт срогын үтәп, 1984 елның язында туган авылыма кайттым, – диде Хәмзә Мохтаров. –Озаклап ял итеп тормыйча, эшкә чык­тым. Ул вакытта язгы кыр эшләре башланып килә иде. Көзен “СК-4” комбайнында үзебез чәчкән игеннәрне теземнәргә салуда эшләдем. Шул көздә миңа “Т-150” тракторы бирделәр, аның белән игеннәрдән бушаган басуларны туңга сөрдем. Ике ел шул иске тракторда эшләгәч, колхозга яңа “Т-150” тракторы кайтты. Ул тракторда 2004 елга, агрофирма оешканчыга кадәр эшләдем. Безгә чит ил тракторлары кайта башлады. Алты ел буена куәтле “Фенд”, бераз “Нью-Холланд” тракторында эшләргә туры килде. 2010 елда язгы кыр эшләре тәмамлангач, хуҗалыкка “Ягуар” терлек азыгы уру комбайны кайтты. Быел да күпьеллыкларны урып бетергәнче шул комбайнда эшләдем. Кырларда эш беткәч, ел саен Багай авылындагы машина-трактор паркында чәчкечләр, культиваторлар ремонтлауда эшлибез.
Хуҗалыкның исеме алышынып торса да, игенче хезмәте барыбер шул кала. Аларга бары тырышып эшләргә генә. Уңган механизаторның тырыш хезмәтен җитәкчеләр дә тиз күреп ала. Колхоз аңа төп нигезләре күршесендә генә йорт салып биргән. 2011 елда ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнә. Хезмәттәге уңышлары өчен Кайбыч районы башлыгының Мактау кәгазе, Рәхмәт хатына лаек була. “Ак Барс” холдинг компаниясенең Мактау кәгазен дә тапшыралар. Авыл хуҗалыгы тармагындагы тырыш хезмәте өчен Хәмзә Мохтаровка “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы” дигән мактау­лы исемне аңа Олы Кайбычта Республика көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәмдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тантаналы рәвештә тапшырган иде. 
– Бу исем хезмәтемә куелган иң югары бәя ул. Тырышлыгымны күреп, шулай югары исемгә тәкъдим итүчеләргә тирән рәхмәтлемен. Хезмәтемнән тәм табып яшим, – диде Хәмзә. – Безне кечкенәдән эш белән тәрбияләделәр. Гаиләдә алты бала үстек. Олы бала булганга, әти-әни эштә чакта мин эне-сеңелләрем өчен дә җаваплы идем. Йорт эшләрен бергә башкардык. Кызганыч, әтиебезнең генә гомере кыска булды, аның бакыйлыкка күчкәненә дә дистә еллар үтте.  Аллага шөкер, әние­без, туганнарымның барысы да исән. Энем Хәмит туган авылыбыз­да яши, ул да механизатор һөнәрен сайлады. Сеңлебез Гөлфия гаиләсе белән Казан шәһәрендә гомер кичерә. Халит энебез дә Казанда. Илсур гаиләсе белән авылда яши, терлекчелек тармагында эшли. Төпчек сеңлебез Гөлия Яшел Үзән районының Танай авылында тормышта. 
Авыл хуҗалыгындагы авыр хезмәт Хәмзә Моратов кебек уңган-булган, тырыш игенчеләр, терлекчеләр җилкәсендә. Алар, вакыт белән хисаплашмыйча, алны-ялны белмичә, илебез табынын баетуга үзләренең лаеклы өлешләрен кертәләр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев