Терлекчеләр унбер айга йомгак ясады
Ел тәмамланырга санаулы көннәр калып барганда, районыбыз терлекчеләре унбер айлык нәтиҗәләргә йомгак ясады. “Гөбенә” агрофирмасының Чүти, “Алтын кырлар”ның Ульянково, “Дубрава”ның Кошман фермаларында терлекчелек белгечләре катнашында киңәшмә үтте.
Әлеге киңәшмәдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чыгыш ясады.
- Фермаларда кышлату чоры дәвам итә. Кышкы чорда продукцияне мул итеп җитештерү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Җәйге чорда терлек азыгы җитәрлек күләмдә әзерләнде. Шуңа карамастан, сөт җитештерү күрсәткече без көткәнчә түгел әле. Фермаларда тиешле эш шартлары тудырылган. Тармакка йөз белән борылырга, технология таләпләрен төгәл үтәргә кирәк. Агрофирмаларда терлекчеләрне кызыксындыру чараларын кертергә тәкъдим итәм,- диде Альберт Илгизәрович.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов 24 нче форма һәм агрофирмалардагы фермаларның эшчәнлеген анализлады. Район башлыгы барлык фермаларда да ел азагына кадәр продукция җитештерүне арттыру бурычын куйды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев