Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Туган як-Агро” хуҗалыгы механизаторы туңга сөрүдә өлгерлек күрсәтә

Районыбыз хуҗалык¬ларында уңышы җыеп алынган басуларда туңга сөрү дәвам итә. 4 октябрьгә планда каралган 32 мең 600 гектар мәйданның 27700 гектарында эш башкарылган. Бу барлык мәйданнарның 85 проценты дигән сүз.

“Туган як-Агро” хуҗалыгында быел 1044 гектар мәйданда туңга сөрү планлаштырылган. Бу эштә “К-700” тракторында Фәнис Бикбов өлгерлек күрсәтә.  Туңга сөрелгән мәйданнарның саны арта бара.
– Минем тракторчы булып эшли башлавыма 20 елдан артык вакыт үтте. Механизаторлар һәр ел фасылында сезонлы эш башкара. Язгы кыр эшләре барышында чәчүдә, җәйге чорда “Полесье” терлек азыгы уру комбайнында эшләдем. Урып-җыю вакытында “Енисей” комбайнында 8 мең центнерга якын ашлык суктырдым. Хәзерге вакытта “К-700” тракторында туңга сөрәм. Абыем Рәмис Бикбов мине икенче сменада алыштыра, – диде Фәнис.
Быелгы сезонда “Енисей” комбайнчылары арасында ул республикада алдынгылар сафында атлады. Шул уңайдан республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан бирелүче  премиягә дә лаек булган. Авыл хуҗалыгы шундый тырыш, булдыклы егетләргә таяна да инде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев