Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ябалак авыл җирлегендә гөрләде лә соң Сабантуй!

Район башлыгы яшәгән авыл җирлегендә үткән Сабантуй шулкадәр матур узды,анда халкыбыз рәхәтләнеп ял итте.

Хәер, бу башкача була да алмый, чөнки Альберт Рәхмәтуллин оештыручылардан һәр чараның энәсеннән җебенә кадәр уйланылган булуын таләп итә. Бер генә чара да күз буяр өчен генә түгел, ә бөтен шартын китереп, халык күңеленә барып җитәрлек итеп үткәрелергә тиеш. Ашаган белми, тураган белә, дигәндәй, Сабантуйга әзерлек шактый алдан башланган. Аны үткәрү урынын да тәртипкә китергәннәр, спонсорларын да тапканнар, бүләкләрен дә мулдан әзерләгәннәр, сатучылар да күп иде, аттракционнар да эшләде, артистларының да иң танылганнарын- Зөлфия һәм Җәвит Шакировларны чакырганнар, шашлыгы да пеште, дигәндәй. Спонсорлар дигәннән, иң зур өлешне Альберт Рәхмәтуллин үзе керткән. Акчалата ярдәм иткән өчен “Дубрава” җәмгыяте директоры Александр Тутаевка, Мәлки кулланучылар җәмгыяте директоры Салават Халиковка, шәхси эшмәкәрләр Марат Зәкиевка, Фәридә Рәхмәтуллинга, Гөлия Гарәфетдиновага, Гөлия Мотыйгуллинага, Камил Ибәтуллинга, Раил Галиевка бөтен халык алдында рәхмәт әйттеләр. Ябалак авыл җирлеге башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина Сабантуйны оештыруда җирлек депутатлары Фәрит Зиннуров, Фәнил Зиннуров, Айрат Миңнуллин, Рафаэль Нигъмәтуллинның зур ярдәм күрсәтүен әйтте. 
Ябалак, Кече Кайбыч, Бәрлебашы, Морза Бәрлебашы авылларын берләштергән җирлек Сабан туена районыбыз авылларыннан гына түгел, ераклардан да килгәннәр иде. Моны уеннарда катнашучылардан гына да белеп була иде. Микрофоннан Мәскәү, Казан, Чаллы, Яшел Үзән, Апас, Чувашия һәм башка төбәкләрнең исеме еш яңгырады. Кайбыч Сабан туйларының ямен белеп алган Мордовиядән казылык сатучылар да килеп җиткән. Россия көнендә узган Сабантуйга әнә шулай илебезнең төрле төбәкләреннән җыелганнар иде. Халкыбызны бәйрәм белән котлау өчен сүз алган Альберт Рәхмәтуллин күпмилләтле Россиядә яшәвебез белән горурлануын әйтте. 
-Без шушы җирдә, шушы якның чишмә суларын эчеп үстек. Туган ягыбыз матур, аның Сабан туйлары да хәзер менә шулай гөрләп уза. Язгы чәчү яхшы гына узып китте, яңгырлары да яуды, быел мул уңышка йөз тотабыз. Өстәлдә икмәк булса, тамагыбыз да тук булыр. Авыл хезмәтчәннәре Россиянең үсешенә саллы өлешләрен кертә,- диде ул, алдынгыларга бүләкләр тапшырып. 
Сабантуй флагын күтәргән алдыгы механизатор Наил Сибгатуллин ат чабышында да катнашты. “Безнең Наил булдыра да инде, яше илледән артса да, атта да чаба”,- диештеләр. Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев Сабантуй урынын Бәрлебашында туып-үсеп, хуҗалык җитәкчесе булып эшләгән, үзе дә атларда чапкан, арабыздан иртәрәк китеп барган Айрат Рәхмәтуллин сайлаганлыгын да әйтеп узды. Халкыбыз күңелендә җылы хатирәләр генә калдырып киткән җир улын бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Кеше китә, җыры кала, дигәндәй, шушы кыска гомерендә дә тирән эз калдырып киткән шәхес ул. 
Җәвит Шакиров алып барган бәйрәм һич кенә дә күңелсез була алмый инде ул! Шуңа да уен-көлке бер дә тынып тормады. Уеннарда катнашучыларны да рәхәтләнеп көлдерде, Зөлфиясе белән парлап та, аерым-аерым да җырладылар, алар белән килгән биючеләр, җырчылар, гармунчылар да өздерде генә! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев