Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ябалак җирлегендә халык җыены узды

Ябалак авыл җирлегенең халык җыены Кече Кайбыч авылындагы мәдәният йортында узды.

Элеккеге шикелле салкын клубларда утырган чаклар инде күптән артта калды.

Мәдәният йорты шулкадәр матур, җылы, шәһәрдәгеләр дә көнләшерлек. Авыл халкы да актив. Җирлекнең узган елдагы эшләре, алда торган бурычлары турында сөйләшү өчен күпләп килгәннәр. Пандемия шартларында саклану чараларын да күргәннәр: барысы да битлектән, залга кергәндә кулларына антисептик сиптерделәр, ара калдырып утырдылар. Җирлек башлыгы Мөслимә Гыйззәтуллина үз докладында Морза Бәрлебашы, Бәрлебаш, Ябалак, Кече Кайбыч авылларында былтыр башкарылган эшләр турында сөйләде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин авыл халкын кызыксындырган сорауларга җавап бирде. “Без бүген зур команда белән сезне тыңларга килдек. Барлык авыл җирлекләрендә дә халык белән очрашып, авылның яшәеше турында шулай иркенләп, күзгә күз карап сөйләшәбез. Нинди генә соравыгыз, үтенечегез булса да, аны хәл итү юлларын табарга тырышырбыз”,- диде ул.
Кече Кайбычта теләсә кайда йөрүче этләр проблемасы да, башка мәсьәләләр дә күтәрелде. Җирлек башлыгын Кече Кайбычта автобус тукталышына чүп капчыкларын ташлап калдыручы булуы борчый. Югыйсә, һәр авылда көнкүреш калдыкларын түгү оештырылган бит. Мәктәп директоры вазифасын башкаручы Фәнзилә Вахитова мәктәп бакчасын эшкәртүдә мотоблок һәм бадминтонга ракеткалар алуда ярдәм сорады. Пандемия шартларында көн-төн халык сәламәтлеге сагында торучы Морза Бәрлебашы, Бәрлебашы, Ябалак авыллары фельдшерлары Рузалия Хәмидуллина, Гөлнара Идрисова, Ильмира Салаватова, районның баш врачы Гөлнара Сафиуллинага авыл җирлеге исеменнән букетлар бүләк иттеләр. Кече Кайбыч авылында вакытлыча фельдшер юк, Альберт Илгизәрович моны тиз арада хәл итәргә кушты. Яңа ел алдыннан авылда ачылган модульле кибеткә дә сатучы таба алмыйлар. Югыйсә, хезмәт хакы да әйбәт, кибете дә җылы, товарлары да күп. Шул ук вакытта эш юк дип зарланып йөрүчеләр дә очрый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X