Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яшь кайбычлылар кулларына паспорт алды

Укучылар көтеп алган әлеге шатлыклы вакыйга Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе бәйрәмнәренә туры китереп оештырылды. Паспорт тапшыру тантанасына төрле авылларда яшәүче 26 укучы чакырылган иде.

Район Советының утырышлар залында үткән тантанада район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алия Биккулова, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, Россия Эчке эшләр министрлыгының район миграция пункты начальнигы Илфир Яруллин, укучыларның әти-әниләре катнашты.
Очрашуны алып баручылар – яшьләр эшләре, физкудьтура һәм спорт бүлеге начальнигы Зөһрә Лотфуллина һәм Олы Кайбыч мәдәният йорты директоры Евгений Шутько залдагыларны паспорт барлыкка килү тарихы белән таныштырды, викторина үткәрделәр.
Татарстан Конституциясен1992 елның 6 ноябрендә катлаулы тарихи шартларда кабул ителүе турында да сөйләделәр.
Укучыларны истәлекле вакыйга белән котлау өчен сүз Рәмис Хәялиевка бирелде.
- Кеше тормышында мөһим вакыйгалар шактый булса да, паспорт алу аеруча истә кала торганы. Чөнки нәкъ шул мизгелдән син үзеңне тулы хокуклы Россия гражданины итеп хис итә башлыйсың,— диде ул.— Паспорт - шәхесне раслаучы, юридик көчкә ия документ. Паспорт белән бергә кешенең хокуклары һәм бурычлары да арта. Ул үзенең кылган гамәлләре өчен җавап бирә башлый. Сезне тәүфыйклы, тәртипле, илебезнең лаеклы кешеләре итеп күрәсебез килә.
Кулларына яңа гына паспорт алган укучыларга Балалар сәнгать мәктәбе укучылары Илфизә Насретдинова һәм Карина Хөснетдинова патриотик җырларын бүләк иттеләр. Мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, ата-аналар исеменнән чыгыш ясаган Гөлназ Ярхәмова яшьләргә иң изге теләкләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X