Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Яшь кайбычлылар Россиянең тулы хокуклы гражданнары булдылар

Районыбызның Галия Кайбицкая исемендәге музейда Россиянең яшь гражданнарына тантаналы төстә төп документ - паспортлар тапшыру күркәм традициягә әйләнде. Аның чираттагысы 28 февральдә үтте. Бу көнне районыбызның 9 укучысы Россия Федерациясе гражданины паспортын алды.

Тантана башланыр алдыннан Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады. Укучыларны әлеге истәлекле вакыйга белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тәбрикләде һәм паспортлар тапшырды.
Бу тантанада шулай ук, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рушания Лотфуллина, Кайбыч районы полиция бүлегенең миграция пункты начальнигы Илфир Яруллин, Кайбыч районы полиция бүлеге начальнигы урынбасары Илнар Исхаков, укучыларның әти-әниләре катнашты.
Бу хакта тулырак газетаның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшь кайбычлылар Россиянең тулы хокуклы гражданнары булдылар