«Йолдызлык» фестивалендә
Көн темасы

«Йолдызлык» фестивалендә

"Йолдызлык" фестиваленең райондагы сайлап алу туры иртәдән кичкә кадәр дәвам итте.

Бу көнне жюрига аеруча кыенгарак туры килде. Чөнки чыгыш ясаучылар күп, шулар арасыннан иң-иңнәрен гала-концертка һәм Буа шәһә­рендә узачак зона турына сайлап алырга кирәк. Ә Буада Казандагы супер-финалга чыгуы бер дә җи­ңел түгел. Анда балаларның җыр-биюгә, конферансье осталыгына танылган сәхнә йолдызы Зилә Сөн­гатуллина кебек сәнгать белгечләре бәя бирә.

- Олы Кайбыч сәхнәсен­дә чыгыш ясаучы балаларның күп булуына шат­ландык. Бу - мәктәп коллективларының "Йолдызлык"ка җитди әзерләнү­лә­­ре турында сөйли. Әм­ма арада катнашучылары бик аз булган мәк­тәп­ләр дә бар. Фестиваль­гә йомгак ясаганда бу хакта ае­рым сөйләшү булачак, - диде жюри рәисе, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьә­лә­ләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова.


«Йолдызлык» фестивалендә

Нет комментариев