Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кайбыч районы педагогы «ТАТМЕДИА» җәмгыятенең кызыксындыру призына лаек булды
«ТАТМЕДИА» җәмгыяте һәр яртыеллык саен газета-журналларга язылу буенча абунәчеләр арасында бүләкләр уйната. Анда катнашу өчен әлеге җәмгыятьнең кимендә өч басмасына язылып, квитанциянең күчермәсен җәмгыятькә җибәрергә кирәк иде. Әлбәттә инде, ул газеталарның берсе – «Кайбыч таңнары». «Подписка өчен телевизор» акциясе кысаларында үткәрелүче бу конкурсның чираттагысына 24 августта йомгак ясалды.
-
Салтыйганның Ак әбисе котлаулар кабул итте
Салтыйган авылында озын гомерле кешеләр шактый. Шуларның берсе – 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Саимә Сәлимгәрәй кызы Шәрәфуллина. Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев килде.
-
Кичкеево авылы комбайнчысы лидерлар сафында атлый
Тәҗрибәле комбайнчылар үстерелгән уңышны югалтуларсыз, кыска срокларда җыеп алырга тырыша. Алар арасында “Дубрава” җәмгыятенең икенче филиалы комбайнчысы Вячеслав Туртыгин да бар. Вячеслав район комбайнчылары арасында алдынгылар сафында атлый. Елның коры, эссе саклануы сәбәпле ул, уңыш язмышы өчен борчыла. Утыз ике еллык механизатор стажы булган Вячеслав өчен быелгы урак – егерме бишенчесе.
-
Олы Урсактагы яңа күпфункцияле үзәк һәм балалар өчен уен мәйданчыгы ачылу тантанасыннан репортаж
Быелгы елның 8 августы Олы Урсак авылы тарихына вакыйгаларга бай көн булып кереп калыр. Бу көнне биредә инде күптән көтеп алынган күпфункцияле үзәк һәм балалар өчен уен мәйданчыгы ачылды.
-
Марат Әхмәтов Кайбыч районында урак барышы белән танышты
ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры Марат Әхмәтов урып-җыю эшләре барышы белән танышу максатында кичә Кайбычка килде. Аны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин каршы алды һәм иген басулары белән таныштырып йөрде.
-
Кече Кайбыч кызының төрек егетенә кияүгә чыгуы турындагы гаҗәеп мәхәббәт тарихы
Кызы Ясминә белән бергә кайчан да булса барыбер Төркиягә китәчәген белеп яши Кадрия. Казанда никахлашкан ире Эсер янына. Югыйсә, менә җиденче елын инде – Ясминәләре туганнан бирле гел әллә нигә бер генә күрешеп яшиләр, күбрәк интернет аша аралашалар.
-
«Укол ясарга яратам», - ди Корноухово авылы фельдшеры
Балачактан ук шәфкать туташы, врач булырга хыялланучылар бар. Кайберәүләр, әлеге һөнәргә кечкенәдән үк гашыйк булып, курчакларын «дәвалап» үсә. Шул ук вакытта, медикларның кеше тормышы өчен көрәшүе турында белсәләр дә, уколдан да куркып, сырхауханәгә баруны кичектерүчеләр дә була.
-
Кайбыч районында гаилә юбилярларын хөрмәтләделәр
Узган атнада Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп уздылар. Артистлар иртәдән башлап социаль челтәрләргә гаиләләре белән төшкән фотосурәтләр куйдылар. «Мин гаиләмне яратам!», «Гаиләм мине рухландыра, илһам бирә!» – дип яздылар. Бәхетле мизгелләрне тотып алган ул фотосурәтләр янына «гаилә, мәхәббәт, тугрылык, футбол, җиләк, эссе, яңгыр, эш, тормыш шатлыклары» дигән сүзләр язылды. Комментарийларда күп вакыт: «Сез матур пар! Бер-берегезне саклагыз!» – дигән теләкләр яңгырады. Бер-берегезне саклагыз...
-
Кайбычка “Бизнес- десант” төште
Бизнесны ничек нәтиҗәле алып барырга һәм акча эшләргә мөмкин?
-
Кайбыч районында физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен Сабантуй үткәрелде
Балаларыбыз бәхетле һәм шат булса, барыбызга да рәхәт бит, әйеме? Иң мөһиме – исән-имин булсыннар һәм авырмасыннар гына. Ләкин арабызда язмыш сынавына дучар ителеп, сәламәтлегендә тайпылышлар булган сабыйлар да юк түгел. Аларга күтәренке буш вакытын файдалы итеп үткәрү, сызлану-сыкрануларын беразга гына оныттыру, күңелләрен күтәрү өчен район социаль яклау бүлеге даими рәвештә төрле күңел ачу чаралары, тематик очрашулар оештыра, мәрхәмәтле хәйриячеләр гел кайгыртып тора үзләрен. «Кайбыч» боз мәйданында үткәрелгән Сабантуй да әнә шундый бәйрәмнәрнең берсе иде.
-
Кайбыч механизаторлары терлек азыгы әзерли
Авыл хезмәтчәннәре өчен иң кызу чор хәзер: терлек азыгы хәзерләү кампаниясе старт алды. Барлык хуҗалыкларда да ферма малларына кышлату чорына җитәрлек күләмдә азык әзерләү уе белән яналар.
-
Кайбыч Сабан туеның баш батыры кем икән?
Сабан туеның йөзек кашы булган милли көрәштә кайбычлылар гына түгел, тирә -як районнардан, Казан, Яшел Үзән шәһәрләреннән килгән көрәшчеләр дә катнашты.
-
Кайбычта Халыкара балаларны яклау көне гөрләп үтте
Олы Кайбычтагы Сабан туе мәйданында 1 июнь — Халыкара балаларны яклау көне һәм Россиядә балаларга өстәмә белем бирү системасының 100 еллыгы уңаеннан Татарстан варислары берлегенең “Кайбыч имәннәре” балалар оешмасының район слеты үткәрелде.
-
Кече Мәме терлекчеләре җәйге чор мөмкинлекләреннән файдаланып калырга тырыша
Мул сөт саву чоры булган җәйгә дә килеп җиттек. Басу-кырлар яшеллеккә төренгән, болыннарда көтү йөри. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда да, фермаларда да җәйге чор мөмкинлекләреннән файдаланып калырга тырышалар.
-
Кайбыч укучыларына тантаналы төстә паспорт тапшырылды
Паспорт кеше гомерендәге иң мөһим документларның берсе ул. Аннан башка син беркем түгел, чөнки ул шәхесне раслаучы документ.