Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
“Туган як-Агро” хуҗалыгы механизаторы туңга сөрүдә өлгерлек күрсәтә
Районыбыз хуҗалык¬ларында уңышы җыеп алынган басуларда туңга сөрү дәвам итә. 4 октябрьгә планда каралган 32 мең 600 гектар мәйданның 27700 гектарында эш башкарылган. Бу барлык мәйданнарның 85 проценты дигән сүз.
-
Кошман авылы аксакалын 90 яшьлек юбилее белән котладылар
Ходай биргән гомерне заяга уздырмаска кирәк, диләр. Ә үкенмәслек итеп яшәү ничек була соң ул? Бу сорауга мин үзебезнең Кошман авылында яшәүче Хәй абый Садыйков кебек, әти-әнигә рәхим-шәфкатьле, туган-тумачага ярдәмчел булып, намус белән тырышып эшләп, игелекле ул үстереп, дияр идем. Күптән түгел туксан яшен билгеләп үткән авылыбыз аксакалы нәкъ менә шундый гомер юлын узган.
-
Кайбыч районында Укытучылар көнен бәйрәм иттеләр
Укытучылар көне 5 октябрьдә билгеләп үтелсә дә, мәктәпләрдә бәйрәм чаралары берничә көн алдан башланды. Бу хактагы фото һәм видеолар инстаграмда да урын алды.
-
Кайбыч районында шикәр чөгендере алу тулы куәтенә дәвам итә
Районыбызның шикәр чөгендере игүчеләре быел басуларда 3221 гектар мәйданда татлы тамыр үстерде. “Дубрава” җәмгыятенең беренче филиалына караган Борындык авылы басуында шикәр чөгендере алу тулы куәтенә дәвам итә. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җитәкчеләр катнашындагы планеркада полиция хезмәткәрләренә шикәр чөгендерен урлашуларга юл куймау бурычын куйды.
-
Иске Тәрбиттә Өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр
Елак яңгырлы, сары төсле, моңсу булса да, олы яшьтәгеләр көзне зарыгып көтеп ала. Чөнки нәкъ менә әлеге ел фасылында Өлкәннәр көнен билгеләп үтәләр. Иске Тәрбит һәм Камыллының абый-апалары да бик көтте аны. Матур киемнәрен киеп, мәдәният йортына, чәй табыны артына җыелды.
-
Кайбычта мәктәп укучыларының көзге ярминкәсе узды. Фотолар
«Бу кадәр яшелчә, җиләк- җимеш үстерү өчен җәй буе бакчадан чыкмаска кирәк. Яңгырсыз елда сез узган елгыдан да күбрәк уңыш алгансыз.
-
Хуҗа Хәсәннән атказанган терлекче: «Сыерларым хакына сырхауханәгә дә бармыйм»
Эшкә батыр, булдыклы игенчеләре, механизаторлары, терлекчеләре белән дан тоткан Хуҗа Хәсән авылында атказанган исемен алучылар саны тагын артты. «Дубрава» җәмгыятенең өченче филиалы савымчысы Венера Лотковага терлекчелек тармагын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм нәтиҗәле тырыш хезмәте өчен «Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе» дигән мактаулы исем бирелде. Ул хезмәт куйган фермада сигез савымчы эшли. Шундый дәрәҗәле бүләккә ия булучылар арасында Венера иң яше. Әлеге уңган ханым белән сезне дә таныштырыйк әле.
-
Кайбычта Картлар һәм инвалидлар йортына Казаннан лицей укучылары килде
Октябрьнең беренче көненнән башлап илебездә Халыкара өлкән яшьтәгеләр декадасы билгеләп үтелә. Ункөнлек барышында районыбыз авылларында олы буын вәкилләрен котлаулар, бүләкләүләр, искә алу чаралары уза.
-
Кайбычка Иван Егоров һәм министрлык вәкиле килде
Соңгы өч айда яңгырлар булмау сәбәпле, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көтелгән уңышны ала алмады. Корылык китергән зыянны билгеләү максатында Кайбычка “Ак Барс” холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров, аның урынбасары Камил Галиев, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов килде.
-
Кайбыч районында каты көнкүреш калдыкларын капчыклап җыю нәтиҗәсендә авыллар чистара бара
Безнең районда игълан ителгән Экологик иминлек елы тәмамланырга өч айдан күбрәк вакыт калып бара. Район Советының чираттагы утырышында муниципалитет башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бу елның каты көнкүреш калдыкларын урнаштыру мәсьәләсе хәл ителү белән үзенчәлекле булуын әйтте.
-
Кайбычлылар Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсендә сәүдә итте
Агымдагы елның 15 сентябреннән Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек азык-төлек товарлары сату буенча ел саен уздырылучы ярминкәләр башланды.
-
Мөрәле авылында яшәүче озак еллар машина йөртүче булып эшләгән Ринат Хәсәнов район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды
Мөрәле авылындагы үрнәк гаилә башлыгы Ринат абый Хәсәновка әле шушы араларда гына, аз да түгел, күп тә түгел, 70 яшь тулды. Аның кебек матур тормыш юлы узган, хезмәт урынында мактаулы булып лаеклы ялга чыккан уңганнарга район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырыла.
-
Кайбычлылар «Урман атнасы – 2018» акциясенә кушылды
Татарстанда 8-16 сентябрьдә «Урман атнасы – 2018» дип исемләнгән табигатьне саклау акциясе игълан ителде. Әлеге акция кысаларында республикада агачлар утыртыла, урманнарны чүп-чардан, ауган һәм корыган агачлардан чистарту оештырыла, яшел хәзинәбезне саклауга багышланган төрле чаралар үткәрелә. Акция бу атнаның якшәмбесендә – Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көнендә тәмамлана. Сентябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелүче әлеге бәйрәм – үзләренең тырыш хезмәтләре белән урман байлыкларын арттыручы, алардан сак файдалануны тәэмин итүче, экологияне яхшыртуга үз өлешләрен кертүче фидакарьләр бәйрәме ул. Урманнар – тиңдәшсез хәзинә, экологик иминлекнең нигезе, илебезнең икътисади үсешенә дә зур өлеш кертә.
-
Кайбычта әти-әниләре алимент түләмәүче балалы гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү көне узды
Әти-әниләре алимент түләмәүче балалы гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү максатында Татарстан Республикасында гражданнарны бердәм кабул итү көне билгеләнде. Ул һәр айның беренче сишәмбесендә узачак. Кайбыч районында алимент түләмәүче 34 кеше бар, барлык бурыч 1,5 миллион сумны тәшкил итә. Бу балаларның да акчасы, алар яхшы туклану, кием-салым, кайчагында дәвалануга да мохтаҗ. Бурычлар юкка чыкмый, аны вакытында түләү зарур.
-
Мөрәледән 90 яшьлек Даинә апа: "Гел хезмәттә булдым, ашарга яраттым, 2 класстан башлап картайганчы уразада булдым"
Мөрәле авылында яшәүче ак әби - Даинә Вафианага 90 яшь тулу уңаеннан һәм Бөек Ватан сугышы елларындагы, сугыштан соңгы чордагы намуслы хезмәте өчен Мәскәү Кремленнән рәхмәт сүзләре белән сугарылган рәхмәт хаты килде. Илебез Президенты Владимир Путин кул куйган әлеге җылы эчтәлекле хатны юбилярга башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова тапшырды.