Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Олы Кайбычта чаңгы базасы сафка басты
Олы Кайбычтагы Сабантуй паркы аша йөрүчеләр биредә санаулы көннәр эчендә калкып чыккан яңа бинага игътибар итми калмагандыр. «Күптән түгел генә республика программасы ярдәмендә төзелгән модульле чаңгы базасы ул, – дип хәбәр итте безгә район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов. – Әлеге база җиһазлары белән бергә алты миллион сумнан артыгракка төште».
-
Иске Тәрбит авыл җирлегендә үзара салым акчасына чишмәләрне яңарттылар
Соравылдагы чишмә тирәсен төзекләндереп кайтып килүләре иде аларның. Көннәре хезмәттә узса да, йөзләрендә ару-талуның әсәре дә юк, киресенчә, икесе дә көләч, сүзгә дә тапкыр булып чыктылар.
-
Салтыйганда яшәүче Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторының 36 еллык хезмәт стажы бар
Авыл хуҗалыгы тармагындагы озак еллар дәвам иткән нәтиҗәле хезмәте өчен быел Хәмзә Мохтаровка “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы” дигән мактаулы исем бирелде.
-
Кайбыч музеена экспонатлар җыю дәвам итә
Олы Кайбыч авылында ачылачак туган якны өйрәнү музеена район авылларыннан экспонатлар туплау эше бара.
-
«Бераз яшьрәк булсам, бүген дә фермада эшләр идем», - ди Кече Урсактан Фәйрүзә Мөхәммәтҗанова
Кайчакта үзеңә бөтенләй таныш булмаган кеше белән аралашасың да, дөньялар яктырып киткәндәй була, җаның да тынычлана кебек. Кече Урсак авылында яшәүче Фәйрүзә апа Мөхәммәтҗанова белән танышу да күңелемә шундый рәхәт мизгелләр өстәде.
-
Салтыйганнан Роза һәм Хәкимулла Саттаровлар, лаеклы ялда булсалар да, эшсез торуны белмиләр
Гомерләрен намуслы хезмәттә үткәргән, тәртипле балалар үстергән, бүген дә арабызда хөрмәт яулаган сокландыргыч кешеләр, үрнәк гаиләләр авылларыбызның яме. Салтыйган авылында гомер итүче Роза һәм Хәкимулла Саттаровлар гаиләсе – шундый тырыш гаиләләрнең берсе. Багай авыл җирлеге башлыгы Рушания Кузнецова да безгә алар турында язарга тәкъдим итте.
-
Кайбыч игенчеләре алдынгылар сафында
Урып- җыю кампаниясе башлануга, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгы “Татарстан Республикасы агропромышленность комплексының иң яхшы комбайнчысы” республика бәйгесен игълан иткән иде.
-
Кайбычта "Татарча диктант" язучыларның иң өлкәненә - 83, иң яшенә 10 яшь иде
27 октябрь көнне 13.00 сәгатьтә кайбычлылар да, бөтен дөньядагы кебек, “Татарча диктант” акциясенә кушылды. Татарча хатасыз язарга өйрәнү, әдәби татар телен кулланучылар санын арттыру, татар әдәбияты әсәрләренә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү максатындагы әлеге акциянең 20 илдә һәм 60 төбәктә үткәрелүе телебезгә игътибарның зур булуы хакында сөйли. Безнең илдә генә түгел, Германия, Гарәп Әмирлекләре, Америка, Чехия кебек җирләрдә дә диктант язулары милләттәшләребезнең дөньяның төрле кыйтгаларында сибелеп яшәүләре һәм телебезне онытмаулары турында сөйли. Акцияне оештыручылар – Бөтендөнья Татар конгрессы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге, ТРның Яшьләр һәм спорт министрлыгы.
-
Бәрлебашы мәктәбе укытучысы комсомолга керү турындагы хатирәләре белән уртаклаша
Үзенең мәктәп елларын кем генә сагынмый икән? Беренче класста сине Октябрь бәйрәмендә октябрятка кабул итәләр. Горурлык белән Ленин бабай сурәте төшерелгән йолдыз формасында значок таккач, бер башка үсеп киткән кебек буласың. Октябрятның үз кагыйдәләре, үз законнары. Үтәмичә генә кара!
-
Кайбычлылар комсомолның 100 еллыгына багышланган тантанада катнашты
Бу атнаның чәршәмбесендә Казан шәһәренең Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган тантана узды.
-
Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үзе белем алган мәктәптә парламент дәресен үткәрде
Узган атнада район мәктәпләрендә парламент дәресләре үткәрелде. Район Советы һәм авыл җирлекләре депутатлары, укытучылар белән берлектә, укучыларга республикадагы закон чыгару органының бурычы, аларның тормышыбызда тоткан урыны хакында сөйләде. Аңа кадәр Олы Кайбыч мәктәбенең тарих укытучысы Альбина Хәйруллина белән Олы Подберезье мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Любовь Горбунова ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның парламент дәресләрен үткәрәчәк республика педагоглары белән очрашуында катнашты. ТР Дәүләт Советы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгарифне үстерү институтының уртак проекты 2009 елдан бирле тормышка ашырыла.
-
Кайбычның юл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең районыбыз халкын куандырырлык уңышлары бар
Юл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең районыбыз халкын куандырырлык уңышлары бар: быел 15 авыл җирлегендә үзара салым программасы буенча алты чакрымнан артыграк һәм республика программасы ярдәмендә җиде чакрым юл төзелгән. Юл төзү-ремонтлау участогы коллективы Уланово-Каратун – Олы Кайбыч автомобиль юлында эш алып бара.
-
Олы Кайбычта яшәүче Илһам Хөснетдинов октябрят та, пионер да, комсомол да булган
ВЛКСМ илебез тарихында иң эре яшьләр оешмасы булган. Әлеге оешма яшәгән елларда аның сафларында 200 миллионлап кеше торган. Без агымдагы елның 29 октябрендә 100 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк яшьләр оешмасының данлы үткәнен барлыйбыз. Яшьләр союзы инде күптән юкка чыкса да, аның турындагы хатирәләр мәңге яши. Комсомол оешмасы тарихы илебез тарихыннан аерылгысыз. Гражданнар сугышы, яшьләрнең Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыгы, чирәм җирләрне күтәрү, удар комсомол төзелешләре – боларның барысы да комсомоллы еллар.
-
Чувашиядә яшәүче эшмәкәр Чүти мәктәбенә зур бүләк ясады
«Үз-үзеңә, кешелек күзенә дә, халкыбыз күзенә дә карап, авыз тутырып әйтергә була: безнең кулыбыздан килә. Күңелдә рәхәт булырга тиеш – менә шул бәхет! Безнең буыннан-буынга тапшырырлык әйберләребез бар. Социаль¬-икътисади үсеш рухи дөнья белән бергә үрелеп барырга тиеш! Без моңа лаек! Эшне ничек итеп оештырасың, ничек итеп эшли беләсең –шуңа бәйле. Кешеләрне сөендереп, яшьләргә үрнәк булырлык матур эшләр эшләнә», – дигән иде ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президентының еллык юлламасына карата фикерен белдереп. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы да язды.
-
Багай басуында эш гөрләп бара
Районыбыз басуларында уңышы җыеп алынган басуларда туңга сөрү, туфрак эшкәртү эшләре дәвам итә. Шул ук вакытта бу эш “Дубрава” җәмгыятенең икенче филиалында да оешкан төстә бара. Биредә план буенча 10291 гектар мәйданда туфрак эшкәртү каралган.