Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Язгы чакырылышта Кайбыч районының 29 егете солдат киеме киячәк
Россия Кораллы Көчләре сафларына алыначак егетләр, аларның әти-әниләре белән елга ике тапкыр – яз һәм көз айларында район күләмендә очрашу үткәрү күркәм традициягә әйләнде. Бу чакырылышта 29 егет хәрби хезмәткә китәргә әзерләнә.
-
Кайбыч укучылары стройда йөрү осталыгын күрсәтте
Узган атнада “Салават күпере” спорт-сәламәтләндерү комплексында мәктәпләр командалары укучыл командалары арасында стройда йөрү, җыр башкару буенча смотр- бәйге үткәрелде. Әлеге чара Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланды.
-
Кайбычлылар Татарстан муниципаль берәмлекләре Советы үткәргән бәйгедә җиңү яулады
Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Татарстан муниципаль берәмлекләре Советы үткәргән бәйгедә җиңүчеләрне котладылар.
-
Олы Тәрбиттә яшәүче Ираида Муклукова – чигү остасы
Олы Тәрбиттә яшәүче Ираида Муклукованың чигү остасы икәнлеген белсәм дә, бу кадәр үк дип күз алдына китермәгән идем. Аллы-гөлле җепләр белән акбүзгә, мендәр тышларына, сөлге-тастымалларга, кулъяулыкларга, карават япмаларына, яулыкларга, пәрдәләргә матур сурәтләр төшерә ул. Кулларыннан гөлләр тамып торучы әлеге уңган ханым турында сезгә дә сөйлим әле.
-
Кайбыч районында “Яшел ут” республика смотр-конкурсының муниципаль этабына йомгак ясадылар
Олы Кайбычның “Миләшкәй” балалар бакчасында тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында үткәрелгән “Яшел ут” республика смотр-конкурсының муниципаль этабына йомгак ясадылар.
-
Район Картлар һәм инвалидлар интернат-йортына волонтерлар килде
Изгелеккә игелек белән җавап бирүчеләрнең берсе ул. Сүз кайчандыр нәни кызын чит илдә дәвалатуда акчалата ярдәм сорап Кайбыч халкына мөрәҗәгать иткән Казанда яшәүче якташыбыз Резедә Галиева (хәзер инде Шуралева) турында бара. Инде бу вакыйгага биш еллап вакыт узса да, очрашкан саен ярдәмчел якташларына булган рәхмәтенең күңеле түрендә гомер буена сакланачагы турында әйтмичә калганы юк аның. Шушы еллар эчендә тормышы да җайланды, инде икенче баласын да алып кайтты. Ә алтын бөртеге сыман Амалиясе, Аллага шөкер, исән-сау, мәктәптә укый. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә икенче берәүнең ярдәме нык кирәк булуын үз мисалында йөрәге аша кичергән Резедәкәй инде хәзер үзе хәйриячелек юлына баскан. «Рәхмәт» хәрәкәте оештырган.
-
Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин сайлауда катнашты
"Хәерле сәгатьтә! Илләребез тыныч булсын, бүгенге сайлаулар матур киләчәккә нигез булсын",- диде ул сайлау бюллетенен урнага салгач.
-
Байморза авылында модульле кибет ачылды
2017 елдан Татарстан Республикасында модульле сәүдә нокталары төзелеше программасы тормышка ашырыла башлады. Ул авылларны стационар сәүдә нокталары белән тәэмин итү максатын тота. 16 мартта районыбызның Байморза авылында шушы программа нигезендә төзелгән кибет беренче сатып алучыларын кабул итте.
-
Кайбыч районында хатын-кызлар арасында йөзү ярышы узды
"Салават күпере" спорт комплексында үткән ярыш Халыкара хатын-кызлар көненә багышланды һәм анда 15 оешмадан 45 хатын-кыз катнашты.
-
Олы Кайбычта яшәүче Фәүзия Батталова котлаулар кабул итте
Камил акыл һәм яхшы хәтер белән 90 яшькә җитү һәркемгә дә бирелми ул. Димәк, мондый кешеләр, намус белән эшләп, үрнәк булырлык итеп гомер кичергән. Олы Кайбычта яшәүче Фәүзия Батталовага Россия Президентының юбилей уңаеннан җибәрелгән котлау открыткасын тапшырып, Альберт Рәхмәтуллин әнә шулай диде.
-
«Мин – тупырчык кебек гөнаһсыз нарасый берсенә дә кирәкмәгәнмен»...
Дания Нуретдинова белән очрашуыма «Кайбыч таңнары» гәҗитендә басылып чыккан «Ятимә» дигән поэмам сәбәпче булды.
-
Олы Урсаклылар данлыклы якташларын кабат искә алды
Кайбыч районының Олы Урсак авылында чын мәгънәсендә спорт бәйрәме булды. Биредә мәктәп укучылары командалары катнашында шушы авылда туып үскән, озак еллар колхоз рәисе булып эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераны, авылны үстерү өчен зур эшләр башкарган Габделхәй Зиннәтуллин истәлегенә чираттагы ярыш үтте.
-
Сөтне ничек арттырырга? Хуҗа Хәсәндә узган киңәшмәдә сүз шул хакта барды
Авыл хуҗалыгы тармагында малларны кышлату бара. "Дубрава" җәмгыяте фермаларында терлекчелек продукциясе җитештерү күләмен ничек арттырырга? Хуҗа Хәсәндә филиаллар директорлары, управляющийлар, терлекчелек белгечләре катнашында узган киңәшмәдә сүз шул хакта барды.
-
Яшь кайбычлылар Россиянең тулы хокуклы гражданнары булдылар
Районыбызның Галия Кайбицкая исемендәге музейда Россиянең яшь гражданнарына тантаналы төстә төп документ - паспортлар тапшыру күркәм традициягә әйләнде. Аның чираттагысы 28 февральдә үтте. Бу көнне районыбызның 9 укучысы Россия Федерациясе гражданины паспортын алды.
-
Бәли авылында яшәүче фермер бабалары һөнәрен дәвам итә
Владислав Гурнович -Бәли авылында ит һәм сөт җитештерү белән шөгыльләнүче Кайбыч фермерларының берсе. Казан шәһәрендә төзелеш өлкәсендә эшләгән җиреннән авылга күченеп кайтуына һәм шәһәр кешесе өчен бөтенләй ят тармак - терлекчелек белән шөгыльләнә башлавына дуслары, якыннары гына түгел, хәтта үзе дә гаҗәпләнеп куя кайчак.