Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кайбыч ветераннарына медальләр тапшырылды
Ватанны саклаучылар көне алдыннан районыбыздагы барлык Бөек Ватан сугышы ветераннарына "Кораллы Көчләргә 100 ел" истәлек медальләре тапшырылды. Бу медальгә районыбыз авыларында яшәүче 14 сугыш ветераны һәм мәктәпләрдә тормыш иминлеге нигезләре фәненнән белем бирүче тугыз педагог лаек булды. Ветераннарга әлеге медальләрне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин өйләренә илтеп тапшырды.
-
Иске Тәрбит кызы Мәскәү татарларын гына түгел, төрле милләт вәкилләрен татар теленә өйрәтә
Туган телебез халыклар дуслыгына ныгытучы күпер дә әле ул Мәскәү шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге каршында эшләп килүче Әсәдуллаев йортында атнасына биш тапкыр татар теле дәресләре үткәрелә. «Умарта» татар теле курслары җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты, Лилиана Сафина безнең якташыбыз, Иске Тәрбит авылы кызы. 21 февраль - Халыкара туган тел көнендә укучыларыбызга...
-
Кайбычта «Иделкәем» смотр-конкурсының зона туры узды
Татарстанның Мәдәният министрлыгы һәм Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан ел саен үткәрелүче «Иделкәем» смотр-конкурсының зона туры быел безнең районда узды. Иделаръягы зонасына кергән алты районнан барлыгы унике балалар һәм яшүсмерләр үзешчән театраль һәм курчак театрлары коолективлары ике көн дәвамында Олы Кайбыч мәдәният йортында сәхнә тотты. Театр сәнгатен сөюче балалар...
-
Кайбычта сугышчы- интернациолистларны искә алдылар
Кичә кайбычлылар әфган сугышыннан совет гаскәрләренең чыгарылуына 29 ел тулу уңаеннан тантаналы митингка җыелды.
-
Кайбыч медиклары, узган елга йомгак ясап, яңасына бурычлар билгеләде
Үзәк сырхауханәдә һәм авыл җирлекләрендә эшләүче медицина хезмәткәрләре катнашында узган җыелышта 2017 елдагы эшчәнлекләренә йомгак ясадылар. Анда ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров та катнашты. Баш врач Гөлнара Сафиуллина сәламәтлек саклау өлкәсендәге уңышлары һәм хәл итәсе мәсьәләләре хакында чыгыш ясады.
-
Кошманда халык җыены узды
Авыл җирлекләренең еллык эшчәнлегенә багышланган халык җыеннары быел Кошманнан башланып китте. Халык җыеннарының берсен дә калдырмаучы район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, урынбасары Рәмис Хәялиев, шулай ук прокурор Руслан Заһретдинов, ярдәмчесе Руслан Байбиков, полиция бүлеге начальнигы Рушан Хуҗин, социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева, пенсия фондының Кайбычтагы бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Зиннурова, почта...
-
Галия Кайбицкая исемендәге музейда күңелләрне нечкәрткән очрашу үткәрелде
Галия Кайбицкая исемендәге музейда, Бердәм Россия" партиясенең "Тарихи хәтер" дип исемләнгән проекты кысаларында, Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулуга багышланган очрашу узды.
-
Федоровское авылында яшәүче Таисия Любимцевага 90 яшь тулды
Районыбызның Федоровское авылында яшәүче Таисия Прокопьевна Любимцевага 4 февральдә 90 яшь тулды.Тылдагы тырыш хезмәте, илебезне үстерүгә керткән зур өлеше өчен Россия Президенты җибәргән Рәхмәт хатын бик сөенеп кабул итте. Әлеге кадерле хатны аңа район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев тапшырды.
-
РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов кайбычлыларны кабул итте
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы яки Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларына сорау бирәсегез киләме? Моның бер кыенлыгы да юк. Депутатлар белән очрашу өчен Мәскәүгә чыгып китәргә дә, Казанга барырга да кирәкми. Безгә, Кайбычка да еш килә алар. Халык ышанычлыларының кайбычлыларны кабул итүе традициягә әверелде. РФ Дәүләт Думасы депутатлары Илдар Гыйльметдинов, Ирек...
-
Кайбычлылар, социаль хезмәткәр булып эшләргә мөмкин
Олыгайган көнеңдә үз гаиләңдә, балаларың тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яшәүдән дә зур бәхет юктыр ул. Ләкин бөтен кешенең дә язмышы бертөрле булмый шул, арабызда гомер көзләрен ялгызы каршылап, башкалар ярдәменә мохтаҗ булучылар да бар. Андыйларга үз йортларыннан аерылмыйча яшәү шатлыгын социаль хезмәткәрләр бүләк итә. Күпкырлы, четрекле, зур сабырлык һәм түземлек таләп итүче...
-
Кайбыч районында юллар чистартуга игътибар зур
Көчле җил, бураннар, көн дә диярлек яуган ап-ак карлар белән февральгә дә килеп җиттек. Эштән кайтуга, кулга көрәк алып, кар көрәргә чыгабыз. Кар күп быел, көрәп кенә өлгер. Капка төпләрен һәркем үзе көрәр, ә менә авыллар арасындагы, урам эчендәге юллар вакытында чистартыламы икән? Бу мәсьәләгә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аерым...
-
Хуҗа Хәсән фермасы терлекчеләре яшь үрчем алуга зур игътибар бирә
Хуҗа Хәсән фермасында кышлату чоры уңышлы дәвам итә. Биредә, мул продукция җитештерүгә омтылыш белән беррәттән, яшь үрчем алуга, аларның тәүлеклек үсешен арттыруга да зур игътибар бирәләр.
-
Хуҗа Хәсәндә “Дубрава” җәмгыятенең терлекчелек тармагындагы узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясадылар
Хуҗа Хәсән авылы мәдәният йортында "Дубрава" җәмгыятенең терлекчелек тармагындагы узган елгы эшчәнлегенә йомгак ясау буенча киңәшмә үткәрелде. Әлеге киңәшмәдә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, "Ак Барс" холдинг компаниясе генераль директоры урынбасары Камил Галиев, "Дубрава" җәмгыяте директоры Юрий Осипов, филиаллар директорлары, терлекчелек белгечләре катнашты.
-
Кайбыч районында сайлаулар буенча укулар узды
2018 елның 18 мартында Россия Президентын сайлаулар уза. Хәзерге вакытта илебезнең бөтен төбәкләрендә дә барыбыз өчен дә мөһим булган әлеге кампаниягә әзерлек бара. Төп максат - сайлауларны югары дәрәҗәдә үткәрү, бернинди хокук бозуларга да юл куймау. Сайлау өчен җаваплы кешеләргә бу юнәлештә зур бурычлар йөкләнә, аларның барысы да сайлау технологияләрен...
-
Кайбыч районы кызы «Татарстан» журналының әдәби премиясенә лаек булды
«Татарстан» журналының әдәби премиясенә «Ялкын» журналында җаваплы секретарь булып эшләүче якташыбыз - Борындык авылында туып-үскән Айгөл Абдрахманова һәм Казаннан язучы, журналист Гадел Хәеров лаек булды. Бу хакта «Татарстан» журналы сайты хәбәр итә.