Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кайбыч районында «Яшь гаиләләр» фестивале үтте
Балалар шау-шуы, әти-әниләрнең шатлыклы авазы, тамашачыларның эмоцияләре белән тулы бәйрәмне Кайбычта мондый зур форматта беренче тапкыр үткәргәннәрдер, мөгаен. «Салават күпере» комплексында узган «Яшь гаиләләр» фестивалендә катнашып, биш гаилә традицияләре турында сөйләде, сәләтләрен һәм иҗат җимешләрен күрсәтте. Кайбычта үрнәк, яшь гаиләләр күп анысы, шулай да кеше алдына чыгып үз-үзеңне күрсәтү өчен...
-
Хуҗа Хәсән фермасында үз эшенең осталары эшли
Хуҗа Хәсән авылы гомер-гомергә үзенең уңган терлекчеләре белән дан тотты. Алар эшләгән фермалар ит-сөт җитештерү буенча башкалардан алдарак барды. Борындык авылындагы кебек, бу фермада да «Татарстанның атказанган терлекчесе» исемен горур йөртүчеләр шактый күп. Шундыйларның берсе - быел февральдә 60 яшен тутыручы Елизавета Бартязова әле һаман да эшләп йөри, ару-талуны белмәс...
-
Салтыйганның ак әбисенә 90 яшь тулды
Ап-ак карга күмелеп утырган Салтыйган авылының ак әбисе - Әминә Нурулла кызы Мусина күптән түгел үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Үсмер еллары Бөек Ватан сугышына туры килгәнгә, бик күп авырлыклар кичергән әби бүгенге көндә бәхетле картлык кичерә. Әминә апаны олы юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, Багай...
-
Кайбыч полициясендә узган елга йомгак ясадылар һәм бу елга бурычлар билгеләделәр
Кайбыч полициясе коллективы узган елны уңышлы төгәлләде. Республикадагы авыл районнары арасындагы рейтингта алар алтынчы позициядә торган булсалар, хәзер - бишенче урында. 2017 ел нәтиҗәләренә йомгак ясау һәм бу елга бурычлар билгеләүгә багышланган җыелышларында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин үзе катнаша алмаса да, бөтен җитәкчеләр катнашындагы дүшәмбе планеркасында ул аларны беренче бишлеккә...
-
Кайбычта шикәр чөгендерен Буага озату төгәлләнде
Кайбыч - Буа шикәр заводын татлы чимал белән тәэмин итүче районнарның берсе. Менә ничә еллар дәвамында инде район кырларында үстерелгән шикәр чөгендере шушы заводка озатыла. Безнең кырлардагы чөгендердән инде тонна-тонна шикәр комы җитештерелгәндер. Әлеге продукция белән тәэмин итүдә безнең чөгендерчеләрнең дә өлеше зур, чөнки завод шикәр комын төрле төбәкләргә озата.
-
Мәскәү Кремленнән чираттагы котлау хаты Кече Урсак авылына килде
Мәскәү Кремленнән илебез Президентының котлау хаты бу юлы Кайбыч районының Кече Урсак авылына адресланган иде. Гомере буе колхозда эшләгән Клавдия Кәримовага 90 яшьлек юбилее уңаеннан җибәрелгән иде ул җылы эчтәлекле хат. ТАССР чорында гел хезмәт алдынгысы булган ул.
-
“Дубрава -2” җәмгыятенең баш инженерына 60 яшь тулды
Ул чын мәгънәсендә җир кешесе. Язмышы туып-үскән авылы Ульянководан аерылгысыз, бәхет эзләп, чит якларга да китмәгән, хезмәт юлын тулысынча авыл хуҗалыгына багышлаган, җиң сызганып, маңгай тирен тамызып эшләгән дә эшләгән. Сүз "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исемне горур йөртүче Александр Сяплин турында бара. "Казан шәһәренең 1000 еллыгы...
-
Кайбычлылар «Туым җондызы» фестиваленең юбилей концертында катнашты
Узган атнада Казан шәһәренең филармония концертлар залында керәшен җырларын иң оста яшь башкаручыларның "Туым җондызы" бәйге-фестиваленең гала-концерты узды. Республикада быел унынчы тапкыр үткәрелгән фестивальнең максаты - керәшен җырларын буыннардан-буыннарга җиткерү, яшь талантларны барлау. Алар "Этник вокал", "Халык вокалы", "Фольклор-эстрада вокалы", "Фольклор ансамбль", "Вокаль-инструменталь ансамбль", "Инструменталь ансамбль" номинацияләрендә сайлап алына. Быелгы...
-
Кайбыч полициясе кинологының «хезмәттәше» Багира кушаматлы эт
Көнчыгыш календаре буенча, 2018 ел җиһанга Эт елы булып килде. Эт гомер-гомергә кешенең тугрылыклы дусты булган, ул аның ышанычлы сакчысы да. Дөньяда эт яратучылар күп, төрле токымлы этләр өчен бернинди дә акчалар кызганмыйлар, аларны кыйммәтле клиникаларда дәвалыйлар, үзләре белән табигатькә алып чыгалар, сәяхәткә китәләр, кыскасы, бернигә дә алыштырмыйлар. Бөек Ватан...
-
Олы Кайбыч мәдәният йортының иҗат коллективы Әтнә районында чыгыш ясады
Олы Кайбыч мәдәният йортының иҗат коллективы Әтнә районының Күбән авылында концерт белән чыгыш ясады.
-
Ил табынын баетучылар ял һәм бәйрәм көннәрендә дә эшли. Кошман терлекчеләре дә көндәлек хезмәттә
Фермада эшләүчеләрнең хезмәте сөт һәм ит җитештерү белән бәйле, алар ялларны да, бәйрәмнәрне дә белми.
-
Кошманның мәдәният хезмәткәрләре балаларга сюрприз ясады
Китапханәче Гөлия Сафиуллина белән мәдәният йорты методисты Ләйсән Гыйрфанова балалар өчен бәйрәм оештырды.
-
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин «Кайбыч таңнары» газетасы журналистлары белән очрашты
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин матур традициябезгә быел да тугры калды - тәмле чәй өстәле артында район газетасы журналистлары белән очрашты. Яңа ел алдыннан узган бу традицион очрашу җылы шартларда, ачыктан-ачык сөйләшү, эчкерсез әңгәмә формасында булды. Без анда район үсеше, гаилә, туганлык мөнәсәбәтләре турында да сөйләштек. Әңгәмәне башлап җибәрер алдыннан Альберт...
-
Олы Урсакта яшәүче Рифат Сираев 100 мең сум күләмендәге премиягә лаек булды
Авыл кешесенең шәһәр халкыннан аермалы уңай ягы бар - ул җир участогына һәм шәхси хуҗалыкка ия. Сала халкы элек-электән бакча үстергән, абзар тутырып терлек асраган, үзеннән артканын сатып, гаилә бюджетын тулыландырган. Хәзер исә авыл җирендә яшәп тә, ит белән сөтне кибеттән сатып алучылар аз түгел. Шулай да, дәүләтнең сизелерлек ярдәм...
-
Кайбычта агросәнәгать комплексында машина-трактор паркының торышы буенча зона киңәшмәсе үткәрелде
Әле шушы көннәрдә генә Кайбычка Иделаръягы районнарыннан 130дан артык авыл хуҗалыгы белгече килде. Күрше районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре начальниклары, хуҗалыклар җитәкчеләре, инженерлары Хуҗа Хәсән авылы мәдәният йортына җыелды. Бу көнне анда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексында машина-трактор паркының торышы һәм 2018 елга бурычлар"...