Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кайбыч басуларында эш кайный
Районыбыз басуларында игенчеләр мул итеп үстерелгән уңышны җыеп алуда зур тырышлык куеп эшли.
-
Кайбыч флагы Европаның иң биек ноктасы-Эльбрус тавында!
Иске Чәчкаб авылында яшәүче Дамир Хәйретдинов Европаның иң югары ноктасы – 5642 метр биеклектәге Эльбрус тавына менгән.
-
Иске Чәчкаб мәктәбе укытучысы элеккеге “Йолдыз” газетасы битләрен актарган
Кулымда Апас районының 1977 елгы “Йолдыз” гәҗите. “Районның бик күп дуңгызчылык фермасында булганым бар, әмма бер фермада да яшьләрне күргәнем юк диярлек.
-
60 ел элек Мәскәүдә чыккан китапта Кайбыч укучылары турында ни язганнар?
Минем кулда Мәскәүдә ВЛКСМның Үзәк комитеты нәшриятында 1959 елда нәшер ителгән, тышлыгы шактый таушалган, саргайган китап.
-
Кече Мәме авылында яшәүче Мария Куськовага 99 яшь тулды
Әлеге зур датаны үз акылында, үз аягында каршы алган озын гомерле әбине, һич икеләнмичә, гасыр яшьтәше дип атарга була. Баш-аягы белән эшкә чумган еллары ТАССР чорына туры килә аның.
-
“Татарстан” журналы Кошман авылы уңганнары турында яза
Кошман авылы шәһәр янәшәсендә дә түгел, ә халыкның тормыш рәвеше гаҗәпләнерлек.
-
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин хуҗалыкларда печән хәзерләү барышы белән танышты
Кайбыч хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләү дәвам итә.
-
Кайбычка “Ак Барс” холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров, аның урынбасары Камил Галиев килде
Алар район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән берлектә вертолетта басуларны карап әйләнделәр.
-
Кайбычка ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары килде
Кайбычка ТР авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков килде. Ул Альберт Рәхмәтуллин белән бергә вертолеттан басуларны карады.
-
Кайбыч механизаторлары яшел уракка төшәргә әзер
Кайбычның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре үсемлекчелек тармагы белән терлекчелек тармагының аерылгысыз булуын аңлап эшлиләр.
-
Кайбычта кыр батырларын бүләкләделәр
Язгы табигать уянуга күңеле кырга тартыла башлаган иген-челәрнең хезмәте иң югары бәягә лаек. Аларга нинди генә рәхмәт сүзләре әйтсәң дә, аз кебек тоела. Быелгы язгы чәчү дә инде соңгы гектарларда алып барыла, механизаторлар финиш сызыгына чыкты дияргә дә була. Матур гадәт буенча кырда югары күрсәткечләргә ирешеп эшләүчеләргә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин быел да премия, Рәхмәт хатлары тапшырды. Механизаторлар янына ул авыл хуҗа-лыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетди-нов белән бергә барды.
-
Район башлыгы Кайбыч игенчеләренә чәчүне 9 Май -Җиңү көненә тәмамлау бурычын куйды. Көннәр генә аяз торсын!
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бүген кабат район кырларында эш барышы белән танышты. “Дубрава”, “Алтын кырлар” агрофирмаларында җитәкчеләре Евгений Тутаев, Ринат Мотыйгуллин , белгечләр, механизаторлар белән очрашты.
-
Кайбыч игенчеләре 1 майны басуда каршылый
Авыл хуҗалыгында эшнең ел әйләнәсе туктап торганы юк. Игенче-механизаторлар, терлекчеләр май бәйрәмнәрен елдагыча эш урыннарында каршылый. Алар ит-сөт җитештерә, табыннарыбызның мул булуына үз өлешләрен кертә.
-
Багай фермасының яслама орлыкландыру технологы эш серләре белән уртаклаша
Терлекчелек белгечләре белдергәнчә, сыерларның продуктлылыгын арттыру, нәсел эшен яхшырту һәм төрле авыруларны булдырмауда ясалма орлыкландыру ысулын куллану күпкә отышлырак.
-
Кайбыч игенчеләре язгы бер көннең ел туендыруын аңлап эшли
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин хуҗалыкларда язгы кыр эшләре барышы белән танышуын дәвам итә.