“Алтын алка” призы Мәлкидә
Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең хоккей мәйданчыгында 9 класс һәм аннан яшьрәк укучылар командалары арасында "Алтын алка" призына район беренчелегенә ярыш үтте.
Уенны Олы Кайбыч-Мәлки мәктәпләре җыелма командалары башлады. Беренче минутлардан ук уенда киеренкелек сизелде. Командаларның әле берсе, әле икенчесе көндәшләре капкаларына алкалар яудырды. Очрашу төгәлләнергә санаулы минутлар калып барганда, исәп 3:3 иде. Мәлкилеләрдән Антон Галкин, кайбычлылар капкасына дүртенче алканы кертеп, җиңүне көндәшләреннән тартып алды. Бу уенда Олы Кайбычтан Ирек Зыядиев, Наил Сәгъдиев, Илгиз Ярхәмов берәр алка кертте. Мәлки командасыннан Антон Галкин - өч, Дамир Хәбибуллин бер алка кертә алды. Мәлкилеләр капкасын Евгений Рябчиков, кайбычлыларныкын Рәзил Бәдретдинов саклады.
- 16 гыйнварда безнең зонадан Мәлки, Иске Тәрбит, Хуҗа Хәсән мәктәпләре командалары Хуҗа Хәсән мәктәбе хоккей мәйданында үзара көч сынашты һәм финалга чыгучыны билгеләдек. Анда безнең команда ике көндәшеннән дә өстен чыкты. Монда да бирешергә теләмиләр, - диде Мәлкидән тренер Александар Галкин.
Кайбыч-Федоровское командалары очрашуы, беренчеләре файдасына 3:1 исәбе белән төгәлләнде. Кайбычлылардан Нәфкать Гарифуллин исәпне ачты, Федоровскоедан Михаил Волков аны тигезләде (1:1). Кайбыч командасыннан Ирек Зыядиев, Эдуард Воробьев берәр алка кертте. Федоровское командасы капкасында торучы Айдар Минаҗев бик тырышса да, өч алка керттерде.
Финалда Мәлки - Федоровское командалары уйнады. Уен барышында боздан алмашка да чыгып тормаган Антон Галкин исәпне ачты. Әмма Федоровскоедан Данил Моисеев исәпне тигезләде. Антон икенче алканы кертеп, үз командасын алга чыгарды. Уенның соңгы минутында Данил янә исәпне тигезләде. Шулай итеп, очколар буенча өстенлек мәлкилеләргә бирелде. Командалар арасында Мәлки укучылары - беренче, кайбычлылар - икенче, Федоровское командасы өченче урынны яулады. Аларга балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Рафис Ильясов Мактау кәгазьләре, истәлекле медальләр тапшырды.
Уенда биш алка керткән Мәлки егете Антон Галкин турнирның иң яхшы һөҗүмчесе дип танылды. Олы Кайбычтан Наил Сәгъдиев иң яхшы сакчы, Федоровскоедан Айдар Минаҗев иң яхшы капкачы дип табылды. Алар да бүләккә лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев