Беләге ныклар бил алышты
Район туган көне уңаеннан узган шимбәдә татар-башкорт милли көрәше буенча "Олимп" спорт комплексында ярыш булды.
12 үлчәү авырлыгында узган бу турнирда районның 12 авыл җирлегеннән 76 көрәшче катнашты. Район яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов командаларны сәламләп, ярыш шартлары белән таныштырганнан соң, келәмгә 36 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгындагы яшь көрәшчеләр чыкты. Турнирда хөкемдар булып "Татарстан яшьләре" газетасының баш мөхәррире урынбасары Атлас Гафиятов, милли көрәш буенча халыкара категорияле хөкемдар, спорт остасы Рифкать Җәләевлар катнашуы аның дәрәҗәсен тагын да арттырды.
36 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгында бил алышучылар арасында Олы Кайбыч авылыннан Рәдиф Зиннәтҗанов үзенең иң көчле көрәшче булуын тагын бер кат раслады. Ул февраль аенда үткән ярышта да җиңүгә ирешкән иде. Мәлкидән Дмитрий Ерофеев бу юлы да икенче иде. Өченче урынны Кошманнан Шәфкать Фәйзуллин яулады.
40 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгында Кече Мәме авыл җирлегеннән Илфир Насыйбуллинга тиңнәр булмады. Икенче-өченче урыннарны Кече Кайбычтан Данис Абделхәеров һәм Ранил Абдуллин бүлеште.
46 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгында Илгизәр Хәйдәров (Иске Тәрбит) беренче урынны яулады. Икенче урынны Олы Кайбычтан Азамат Михайлов алды. Мәлкидән Василий Воробьевка өченче урын бирелде.
50 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгында Мәлкидән Константин Лутцев иң көчлесе булды. Шул ук авылдан Дамир Хәбибуллин икенче, Хуҗа Хәсәннән Игорь Сулагаев өченче урынга чыкты.
55 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгында чыгыш ясаган Марсель Сәйфуллин келәмдә беренче көндәшен берничә секунд эчендә сыртына салды. Нәтиҗәдә җиңүгә иреште. Кече Мәмедән Денис Старшов, Мәлкидән Антон Галкин икенче-өченче урыннарны бүлеште.
60 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгында Кече Мәмедән Станислав Токсаров лаеклы рәвештә җиңү яулады. Мөрәледән Айрат Билалиев икенче урынны алды. Өченче урын Мәлкидән Петр Красновка бирелде.
70 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгында Мәлкидән Павел Горшков бу юлы да үзен иң көчле көрәшче итеп күрсәтте. Ул февральдә дә бу үлчәү авырлыгында җиңү яулаган иде. Иске Тәрбиттән Артур Иванов белән Юрий Андреев икенче-өченче урыннарны бүлеште.
70 килограммнан югары үлчәү авырлыгында Кече Кайбычтан Илмир Гашигуллин беренче, Олы Кайбычтан Наил Гарәфетдинов икенче, Хуҗа Хәсәннән Дмитрий Макаров өченче урынны яулады.
Ир-егетләр арасында 60 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгында Кече Мәмедән Валерий Фомин җиңүгә иреште. Кошманнан Зөфәр Миңнуллин икенче, Мәлкидән Михаил Козлов өченче урынга чыкты.
70 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгында Иске Тәрбит авылыннан абыйлы-энеле Артур һәм Алексей Ивановлар беренче, өченче урыннарны яулады. Икенче урынны Мәлкидән Артур Козлов алды.
85 килограммга кадәрге үлчәү авырлыгында беренче урынны Мәлкидән Николай Горшков яуласа, икенче-өченче урыннарны Кече Мәмедән Вениамин Киселев белән Александр Фомин бүлеште.
85 килограммнан югары үлчәү авырлыгында Кайбыч Сабантуенда берничә тапкыр батыр калган Хамис Миңнуллин җиңүгә иреште. Икенче урынны Олы Кайбычтан Раил Хәйретдинов яулады. Ул февраль аенда бу үлчәү авырлыгында өченче урында иде. Чүти авылыннан Әсхәт Закиров өченче урынны алды.
Барлык үлчәү авырлыгында призлы урыннарга чыккан көрәшчеләргә медальләр һәм истәлекле бүләкләрне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тапшырды.
"Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Рушания Лотфуллина җиңүгә омтылышы өчен Олы Кайбычтан Булат Шакировка, Кече Кайбычтан Айдар Сибгатуллинга, Кече Мәмедән Вячеслав Фоминга махсус бүләк тапшырды.
Республика күләмендә милли көрәш буенча үткәрелгән турнирларда район данын яклап яхшы чыгыш ясаган көрәшчеләрдән Кече Мәмедән абыйлы-энеле Валерий һәм Вячеслав Фоминнарга, шулай ук абыйлы-энеле Хамис һәм Зөфәр Миңнуллиннарга, Мәлкидән Алексей Горшковка, Олы Кайбычтан Раил Хәйретдиновка якташыбыз, шәхси эшмәкәр, "Олимп" спорт комплексы хуҗасы Рамил Закиров махсус әзерләгән бүләкләрен тапшырды. Рамил Закиров шулай ук, ярышта катнашучыларны бушлай кайнар чәй, бутербродлар белән сыйлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев