Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Федоровское мәктәбе кабат җиңүче!

    Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбе командасы Спас районында узган республика ярышында өченче урынны яулап кайтты.

    Татарстанның гомумбелем бирү мәктәпләре командалары арасында физик яктан иң яхшы әзерлеклеләрне ачыклау максатында үткәрелгән бу ярышта 37 районнан егетләр һәм кызлар командалары катнашты. Алар спортның биш төре - ераклыкка граната ыргыту, ату, урыннан озынлыкка сикерү, 60 метрга йөгерү, биек һәм түбән аркылы борыста тартылу буенча осталыкларын күрсәтте. Марсель Зарипов граната атуда өченче урынны яулады. Әлеге ярышта физкультура укытучысы Юрий Григорьев җитәкчелегендәге безнең команда өченче урынга чыкты. Команда кубок һәм Мактау кәгазе белән бүләкләнде. Беренче-икенче урыннарда - Спас районының Болгар һәм Түбән Ка­ма шәһәре мәктәпләре. Бәйгенең беренче этабы районнарда узган иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: