Июнь урталарында Чаллы шәһәренең 35нче мәктәбендә 11-15 яшьлек укучылар арасында ГТО нормативлары тапшыру буенча ярышларның республика туры үтте. Бу ярышта Кайбыч данын яклап, бездә җиңү яулаган укучыларны үз эченә алган район җыелма командасы катнашты. Республика ярышында унөч районнан килгән командалар көч сынашты. Альбина һәм Юрий Григорьевлар җитәкчелегендәге Кайбыч җыелма командасы...
Июнь урталарында Чаллы шәһәренең 35нче мәктәбендә 11-15 яшьлек укучылар арасында ГТО нормативлары тапшыру буенча ярышларның республика туры үтте.
Бу ярышта Кайбыч данын яклап, бездә җиңү яулаган укучыларны үз эченә алган район җыелма командасы катнашты. Республика ярышында унөч районнан килгән командалар көч сынашты.
Альбина һәм Юрий Григорьевлар җитәкчелегендәге Кайбыч җыелма командасы спорт ярышларында дүртенче урынны яуласа, иҗади бәйгедә (Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган җырлар башкару) икенче урынга чыкты.
- Команда Чаллыдан алты медаль белән кайтты. ГТО нормативларының гомуми нәтиҗәләре буенча Полина Григорьева үз яшьтәшләре арасында республика буенча икенче, Мәлкидән Диана Блинова өченче урынны яулады. Полина 23-29 августта Татарстан җыелма командасы составында Белгород шәһәрендә Россия Федерациясе күләмендә ГТО нормативлары тапшыру буенча узачак ярышларда катнашу хокукы алды. Ул ату, җиңел атлетикада беренче урынга чыкты. Борындыктан Илназ Хуҗин да ату буенча беренче. Шул ук мәктәптән Адилә Хөснетдинова җиңел атлетика буенча икенче урынга чыкты. Укучылар ярышларда бик тырышып чыгыш ясады, райондагы күрсәткечләрен дә арттырып җибәрделәр, - диде Федоровское мәктәбенең физкультура укытучысы Юрий Григорьев.
Нет комментариев