Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Хоккей уйный ир-егетләр

Авыл хуҗалыгы районнарының ир-егетләр командалары арасында хоккей буенча ТР чемпионатының беренче лигасы, "Б" дивизионында чыгыш ясаучылар яңа сезонда берничә уен үткәрергә өлгерде инде.

Уенчы-тренер Илдус Вәлиуллин җитәкләгән команданы нигездә Олы Кайбыч урта мәктәбе укучылары, авыл яшьләре тәшкил итә. Шуңа карамастан, алар чемпионатны уңышлы башлап җибәрде. Район яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге хәбәр иткәнчә, ике уенны читтә үткәргән якташларыбыз 21 гыйнварда, көндезге 11 сәгатьтә Олы Кайбыч урта мәктәбе базасындагы хоккей мәйданчыгында, Иделаръягы зонасында иң көч­ле­ләрдән саналган, моңа кадәр үткән өч уенда җиңү яулаган Яшел Үзән районы командасын кабул итә. Барлык спорт сөючеләрне хоккей карарга чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев