Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Хәрби әзерлектә сынаштылар

6 апрельдә Тәтеш шәһәрендә быелгы чакырылышта Россия Кораллы Көчләре сафларына алыначак егетләр катнашында спортның хәрби- гамәли төрләре буенча республика спартакиадасы үтте.

Спартакиадада Иделаръягы районнарыннан алты команда катнашты. Анда районыбыз данын яклап, "Форпост" үзәге җитәкчесе Рафис Ильясов җитәкчелегендәге Кайбыч җыелма командасы да чыгыш ясады. Ярышка әзерләнергә вакыт аз булуга карамастан, якташларыбыз Чүпрәле районы командасыннан 0,5 баллга гына калышып, дүр­тенче урынны яулады.

Шәхси беренчелектә 18 катнашучы арасында Федоровскоедан Айрат Билалиев икенче урынга (отжимание) чыкты. Зур Подберезьедан Сергей Нагоркин пневматик винтовкадан атуда катнашкан 24 егет арасында бишенче урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кайбыч