Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч хоккей командасы яңа җиңү белән кайтты

    28 сентябрьдә Апастагы "Алтын алка" боз сараенда Апас районында алкалы хоккейга нигез салучыларның берсе булган Илдар Зиатдинов истәлегенә турнир үткәрелде.

    Турнирга Иделаръягы районнары командалары чакырылган иде. Мандат комиссиясе һәм жирәбә үткәннән соң, Буа шәһәренең "Арктика" һәм Кайбыч җыелма командалары бозга чыкты. Очрашуның беренче минутларыннан ук көндәшләр безнең капкага һөҗүм арты һөҗүм ясады. Ләкин безнең сакчылар һәм капкачы аларны кире кага торды. Беренче период башланып биш минут үтүгә якташларыбыз "Арктика" капкасына бер- бер артлы алкалар яудыра башлады. Капкачыны алыштыру да буалыларга ярдәм итмәде. Нәтиҗәдә, исәп кайбычлылар файдасына 7: 2 белән төгәлләнде.

    Илдар Зиатдиновның эшмәкәр дуслары оештырган турнирны ачу тантанасыннан соң, бозга "Арктика" һәм Апас районының "Свияга" командалары чыкты. Бу уенда 6: 2 исәбенә "Арктика" отты һәм турнирда икенче урынны яулады. Өченче уенда иң көчле команданы ачыклау өчен Апас һәм Кайбыч командалары бозга чыкты. Турнирның баш хөкемдары Гомәр Җамалетдинов тарафыннан безнең уенчылар ике минутлык штрафка тартылып торса да, көндәшләр, көч кулланып, тупас уйнаса да, безнең капкага алка кертергә ярдәм итмәде. Беренче периодтан соң исәп кайбычлылар файдасына 3: 0 иде. Икенче период башлануын хәбәр иткән хөкемдар сыбызгысы яңгырап, дүрт минут вакыт үтүгә исәп 3:3 иде. Командалар борчыла башлады, уен барышында бишлекләрне алыштыра башладылар. Безнең командада уенчылар саны аз булганда көндәшләр капкасына ике алка керткәч, уен бераз тынды, апаслылар җиңелүләре белән килеште. Бу очрашуда якташларыбыз 7: 3 исәбенә җиңү яулады. Безнең команда бер ай эчендә ике кубок яулап алды.

    Турнирның иң яхшы уенчылары да билгеләнде: безнекеләрдән Руслан Җамалетдинов иң яхшы һөҗүмче, Раил Нигъмәтов иң яхшы капкачы дип танылды. Командага алга таба да уңышлар телик. Ә хоккей сезоны башлана гына.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: