Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Кайбыч хоккейчылары яңа хоккей мәйданчыгын түземсезләнеп көтә

Кайбыч районы командасы хоккейчылары, уеннарга җитди әзерлек алып барырга мөмкинлек булмаса да, сентябрь-октябрь айларында берничә җиңү белән сөендерде. Олы Кайбыч авылында төзелеп ятучы яңа хоккей мәйданчыгын алардан да зарыгып көтүче бармы икән?!

- Тренер һәм уенчы буларак, объектның төзелеп бетүен түземсезлек белән көтәбез дип әйтә алам. Төзүчеләр үз эшлә­рен башкарган арада без дә тик ятмыйбыз: үзебезнең мәктәп бинасы янындагы хоккей мәйданчыгын катырырга уйлап торабыз. Спорт корылмасы әзер булганчы, әзерлек шунда алып барылачак, - ди Кайбыч хоккейчыларының остазы Илдус Вәлиуллин.

Ярымябык шугалак күзгә күренеп үсте. Төзелеш участогы прорабы Булат Йосыфҗанов биредә көн-төн эшләргә әзер - быелгы хоккей сезоны уңышларына шугалак үз өлешен кертергә тиеш дип саный ул. Зәңгәр профнастил белән тышланган корылмада олимпия боҗралары төсендәге тасмалар урнаштыру үзенә күрә бер символик мәгънәгә ия сыман: бәлки, киләчәктә бу шугалакта дөнья чемпионнары тәрбияләнер?! Теләсә нинди хыял чынга ашарга мөмкин, диләр бит.

- Хәзерге вакытта биш кешедән торган бригада шугалакның түбәсен ябу белән мәшгуль, бу эш киләсе атнага кадәр дәвам итәчәк. Олы юлдан корылмага кадәр асфальт юл салынды. Якын киләчәккә планнар - хоккей мәйданының бортларын, трибуналарны урнаштыру, ут кертү, керү урыннарын ясау. Сүз уңаеннан, алар өчәү булачак: зурысы - кар эттерү техникасы кереп йөрерлек итеп эшлөнгөн зур керү урыны, калган икесе спортчылар һәм тамашачылар өчен. Җиһазлары кайтса, эш озакка сузылмас анысы: бортларны урнаштыру өчен, мәсәлән, күп дигәндә бер атна вакыт җитә. Шугалак бик матур килеп чыгарга тиеш, яшь спортчылардан хәзер үк ак көнләшү белән көнләшәм, - дип шаяртып та алды прораб. Озак сөйләшә алмадык, Булат икенче бер төзелешкә ашыга иде. Шугалактан ерак түгел генә урнашкан спорт комплексында да бу көннәрдә кызу эш кайный шул.

Календарьга күз салсак, кыш инде килеп җитте, ә җиргә кар ятарга ашыкмый әле. Тик мәктәп укучылары күңелен төшерми, безнең урам малайлары, мәсәлән, "хоккей сезоны"н ачты инде. Һава температурасы нольдән төшү белән урамда җыелып торган яңгыр сулары боз белән капланды. "Хоккейчыларыбыз" әнә шунда көнозын көч сынашты. Табигый шугалакның ике метр­га метр ярым гына зурлыкта булуы мөһиммени - алка кертергә капкасы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч хоккейчылары яңа хоккей мәйданчыгын түземсезләнеп көтә