Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Кайбыч районында спорт юнәлешләре буенча ярыш узды

Узган шимбәдә район мәгариф бүлеге балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе белән берлектә укучыларның I спартакиадасы кысаларында 6- 8 класслар арасында Кече Мәме авылы урманында спорт юнәлешләре буенча ярыш үткәрде.

Ярышта унбер мәктәп командасы катнашты. Һәр команда составында ике егет, ике кыз чыгыш ясады. Шәхси беренчелектә Зур Урсак командасыннан Илнар Абдуллинга тиңнәр булмады. Колаңгы мәктәбеннән Илназ Сафиуллин - икенче, Кошман командасыннан Илнур Әхмәтшин өченче урынны яулады. Кызлар арасында Кече Мәме командасыннан Азалия Хәйруллина җиңүгә иреште. Бәрлебашы мәктәбеннән Алинә Сибгатуллина финишка икенче килде. Зур Подберезье командасыннан Надежда Емельянова өченче булды.

Командалар арасында Кече Мәме мәктәбе - беренче, Зур Подберезье командасы - икенче, колаңгылылар - өченче урынга чыкты.

Җиңүчеләргә мактау кәзгазьләре, истәлекле медальләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч районында спорт юнәлешләре буенча ярыш узды

2
X