Кайбыч җыелма командасы “Алтын алка” хоккей ярышында икенче урынны яулады
Узган атнада Теләче районында "Алтын алка" призына Татарстан Республикасы укучылары арасында барган хоккей ярышларының финалы үтте.
Әлеге ярышта 1999 елгы һәм аннан яшьрәк спортчылар катнашты. Иделаръягы зонасы данын яклап, зона ярышларында беренче-икенче урыннарны яулаган Кайбыч һәм Кама Тамагы районнары командалары чыгыш ясады. Бу ярышларда финалга чыккан сигез команда үзара көч сынашты. Илдус Вәлиуллин җитәкчелегендәге җыелма команда икенче урынны яулады һәм кубок, "Татарстан - Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кул куйган диплом белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев