Спорт

Кайбычлылар – чемпион

30 июньдә Югары Ослан найонында, табигатьнең иң гүзәл урыннарының берсе - Идел елгасы буендагы пляжда ир- егетләр һәм хатын- кызлар командалары арасында Россия яшьләре көне уңаеннан пляж волейболы буенча районара турнир үтте.

Әлеге ярышта районыбыз данын яклап, составында Кече Мәме авылыннан Андрей Козин, Валерий Фомин, Игорь Самарский булган ир-егетләр, шул ук авылдан составында Мария һәм Вероника Козиналар, Мария Калдина булган хатын-кызлар командалары чыгыш ясады.

Бәйгедә катнашкан тугыз команда арасында Кайбычның ир-егетләр командасы дүртенче урынны яуласа, хатын-кызлар командасы турнирның чемпионы исемен яулап кайтты. Афәрин, егетләр, кызлар!


пляж волейболы

Нет комментариев