Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычлылырга бадминтон җиңү китерде

    Узган шимбәдә Тәтеш шәһәренең спорт-сәламәтләндерү комплексында Иделаръягы зонасы районнары катнашында Татарстан Бадминтон федерациясе кубогына команда ярышлары үтте.

    Финалга чыгу өчен Буа, Кайбыч, Кама Тамагы, Тәтеш, Чүпрәле, Югары Ослан районнары командалары үзара көрәш алып барды. Бәйгедә катнашучыларны сәләмлап, Тәтеш районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Руслан Полозов, Татарстан Бадминтон федерациясе рәисе урынбасары Әскәр Гәрәев, ярышларның баш хөкемдары, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең теннис һәм бадминтон кафедрасы укытучысы Альфред Шәмгуллин чыгыш ясады.

    Ярышлар 1999 елгы һәм анан олырак, 1999 елгыдан яшьрәк парлы спортчылар арасында барды. Якташларыбыз яшь­рәк­ләр арасында беренче-икенче урынны, өлкән­рәкләр арасында - дүртенче, җиденче урыннарны алып, гомуми командалар арасында беренче урынны яулады. Район җыелма командасын нигездә Федоровское, Борындык укучылары тәшкил итте. Федоровскоелылардан Екатерина Улитина, Полина Григорьева, Айдар Минаҗев, Даниил Моисеев, Борындыклылардан Инсаф Нигъмәтҗанов, Хәмзә Юнысов, Алисә Вәлиева, Адилә Хөснетдинова уңышлы чыгыш ясадылар. Призлы урыннарны яулаган якташларга Мактау кәгазьләре тапшырылды. Икенче урынга Тәтеш районы командасы чыкты. Өченче урын - буалыларда. Димәк, якташларыбыз Татарстан Республикасы Бадминтон федерациясе кубогына үткәреләчәк финал ярышында катнашу хокукы алды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: