Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Кайбычта бадминтон белән кызыксыну арта

Октябрьнең икенче яртысында дүрт гомумбелем бирү мәктәбендә 1-9 класс укучылары арасында бадминтон буенча зона ярышлары узды.

Шунысы куанычлы, әлеге ярышларга районның 17 мәктәбеннән дә кил­гәннәр иде. Призлы урыннарга чыккан кызлар, малайлар октябрь азагында Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбендә район шәхси- команда беренчелегенә үткән финал ярышларында катнашты. Финал уеннары нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр дә ачыкланды. Кызлар арасында Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбенең 8 класс укучысы Екатерина Улитинага тиңнәр табылмады. Шул ук мәктәптән Полина Григорьева икенче, Борындык төп мәктәбеннән Алисә Вәлиева өченче урынга чыкты.

Егетләр арасында Федоровское мәктәбе укучысы Айдар Миначев җиңүгә иреште. Икенче-өченче урыннарны Борындык төп мәктәбеннән Инсаф Нигъмәтҗанов һәм Алмаз Әбләзиев бүлеште. Командалар арасында тренер Юрий Григорьев җитәкчелегендә Федоровское мәктәбе бадментончылары беренче урынны яулады. Икенче-өченче урыннарга Борындык (тренер Хәмзә Юнысов) һәм Мөрәле (тренер Фрат Җиһаншин) төп мәктәпләре чыкты.

Бу ярышта күренгәнчә, районыбызда спортның бадминтон төре белән кызыксыну көчәя, уенчыларның да осталыгы арта. Ә иң яхшы бадминтончылар район җыелма командасы составында Тәтеш шәһәрендә Татарстан беренчелегенә үтүче ярышларның зона этабында катнашачак. Спортчыларга җиңү насыйп булсын! Алар безнең районны зона ярышларында гына түгел, республика буенча финал ярышларында да лаеклы күрсәтсеннәр иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбычта бадминтон белән кызыксыну арта