Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычта “Милләтләр кроссы – 2017” ярышы үтәчәк

    Бу атнаның шимбәсендә Кайбычта "Милләтләр кроссы - 2017" ярышы үтәчәк. Ул Олы Кайбыч мәктәбе янәшәсендәге стадионда иртәнге сәгать тугызда башлана. Бу хакта район яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов хәбәр итте.

    Милләтләр кроссы күпмилләтле илебез халкын тагын да берләштерә. Ул гади спорт ярышы гына түгел. Анда катнашып, үзеңне спортчы буларак күрсәтергә була. Яхшы нәтиҗәләргә ирешү спорт өлкәсендә һөнәри карьераның башлангычы булырга мөмкин. Димәк, "Милләтләр кроссы - 2017" - үзеңне сынап карау өчен өчен менә дигән ярыш ул. Аны оештыручылар барлык кайбычлыларны, шул исәптән мәктәп укучыларын һәм пенсионерларны да, Бөтенроссия күләмендә узачак әлеге чарада катнашырга чакыра, ул зур спорт бәйрәменә әверелер дип ышаналар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: