Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Күчмә кубок кайбычлыларда

Узган җомгада Кайбычның туган көне уңаеннан Колаңгы төп, Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәпләрендә авыл җирлекләренең ир-егетләр командалары катнашында волейбол турниры үткәрелде.

Тугыз сәгатькә якын барган әлеге турнирда 13 авыл җирлегеннән командалар катнашты. Финалда узган елгы җиңүче - Иске Тәрбит командасын 25:21, 25:8 исәбенә отып, Олы Кайбыч авыл җирлеге командасы беренче урынны яулады һәм күчмә кубокка ия булды. Иске Тәрбит командасы икенче урынга чыкты. Кече Мәме командасын 27:25, 25:13 исәпләренә җиңеп, Федоровское командасы өченче урынны алды. Турнирның иң яхшы уенчысы дип Олы Кайбычтан Илнур Миндубаев танылды. Авыл җирлекләре командаларыннан тыш, Иске Чәчкаб авылы командасы аерым чыгыш ясады һәм матур уен күрсәтте. Шул ук вакытта Багай, Ябалак, Зур Подберезье, Ульянково, Надеждино авыл җирлекләреннән командалар турнирда катнашмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: волейбол турниры