Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Көрәшчеләр дә көрәшә-көрәшә остара

Апрель ахырларында Кайбычның яшь көрәшчеләре Актанышка Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев кубогына үткәрелгән татар-башкорт көрәше буенча ачык турнирда катнашты.

Кайбычтан Башкортстан чигенә урнашкан Актанышка кадәр биш йөз чакрымга якын ара узасы. Әмма юл ераклыгын сизмәделәр дә кебек. Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе шоферы Рәмис Сөнгатов тәҗрибәле, аның белән һич куркусыз меңнәрчә чакрым юл узарга була. ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатты туктатуын, әмма бәйләнерлек сәбәп тапмадылар. Дөрес, спорт яратучы 14-16 яшьлек үсмерләр бөтерчек кебек, бер урында гына утырасылары килми.. Әмма Рәмис абыйлары да, җитәкчеләре- район яшьләр сәясәте, спорт һәм физкультура бүлеге начальнигы Юрий Михайлов та салон өчендә йөрмәскә, куркынычсызлык каешын эләктерергә икәнлеген гел исләренә төшереп тордылар. Әнә шулай балаларның иминлеген кире әйләнеп кайтканчыга кадәр кайгыртып тордылар алар. Ә юлда безнең спорт мәктәбенеке кебек "Газель"ләр еш очрады, барысының да маршруты бер- Актанышка, милли көрәш ярышына! Укучылар өчен мондый уңайлы микроавтобуслар да беренче Президентыбыз теләктәшлеге белән бирелә башлаган иде. Спортны яратсыннар, сәламәт яшәү рәвеше алып барсыннар, начар гадәтләрдән азат булсыннар дип.

Менә Актанышка да килеп җиттеләр."Лачын" боз спорт сараенда халыкның күплеге! Шулай булмый ни, республиканың барлык районнарыннан 44 команда, Пермь өлкәсеннән дә килгәннәр. Барлыгы 432 көрәшче катнашында узды бу ярыш. Килгән көнне үлчәнделәр, ә икенче көнне келәмгә чыктылар. Бәйгене ачу тантанасында ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, ТР милли көрәш федерациясе башкарма директоры Р.Хәйруллин һәм башкалар ата-бабаларыбыздан ук килгән көрәшне дәвам итүчеләргә уңышлар теләде. Татарстаныбыз данын бөтен илгә күтәргән беренче Президентыбыз кубогына узган ярышта катнашкан Кайбыч егетләре белән дә таныштырып узыйк. Алар- Олы Кайбыч мәктәбеннән Рәдиф Зиннәтҗанов, Булат Шакиров, Азамат Михайлов, Марсель Сәйфуллин, Кече Кайбычтан Ильмир Гашыйгуллин, Бортастан Ильфир Насыйбуллин, Кече Мәмедән Денис Старшов, Мәлкидән Дамир Хабибуллин , Константин Лутцев, Павел Горшков, Иске Тәрбиттән Артур Иванов. Зур җиңүләргә ирешә алмасалар да, 48 команда арасаннан 38 нче урынга чыктылар.

- Мин бу күрсәткеч белән һич тә риза түгел. Бу безнең Кайбычта көрәшнең бүгенге халәтен күрсәтә. Сабантуйларда көрәшергә малайлар азайды. Ничек тә хәлне уңай якка үзгәртәсе, Кайбыч көрәшчеләренең элеккеге данын кайтарасы иде. Бу малайлар белән һәрдаим шөгыльләнергә генә кирәк. Иң мөһиме- аларның үзләренең моңа теләге бар. Биючеләр дә бии-бии остара бит,- диде Юрий Валтерович.

Ә Кайбычта спортның алга таба үсәчәгенә шик юк. Үзе дә Сабан туйларында ат чабышларында катнашып, бил алышып үскән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин әле шушы көннәрдә генә узган Кайбыч муниципаль район Советының унтугызынчы утырышында спортны үстерүгә һәряклап булышачагын белдереп: бу беренчел дәрәҗәдәге мәсьәлә, диде.

Актаныштан әллә ни уңыш белән кайта алмасалар да, алар башка яшьтәшләренең ничек көрәшүен карады, ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның туган авылын күрде. Мондый сәяхәтләрнең, спортның тәрбияви роле дә зур әле. Бу укучыларда үзара дуслык, коллективизм хисләрен дә тәрбияли. Турнирда актанышлылыр беренче, кукмаралылыр- икенче, Теләче көрәшчеләре өченче урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көрәш